Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Абыема инсульт булды, ә хатыны «йөри» башлады...» (киңәш кирәк)
Абыйның хатыны Эльза миңа төнгә каршы шалтыратты. Абыйга инсульт булганын хәбәр итте. Бу мизгелдә минем аяк астында җир убылды... Безнең әти мин мәктәптә укыган чакта үлде. Шул көннән бирле абый минем терәгем, яклаучым, ярдәмчем, киңәшчем булды. Илзирә белән миңа әтине алмаштырды ул. Шундый абыебыз булганга күрә генә әтисезлек ачысын артык тоймадык...
-
«Бабай өчен мин оялып утырдым» (редакциягә килгән хат)
Бу хәл кешеләр әле үзләренең хәләл хезмәтләре белән тапкан акчаларын пластик карточкаларга ышанып тапшырырга курыккан, шуңа күрә шәхсән банкка килеп, чират торып, акчаны кассир кулыннан алуга өстенлек биргән (алар уйлавынча, шулай күпкә ышанычлырак) заманда булган иде.
-
«Никахка өч көн калгач шалтыратты ул. «Мин әле моңа әзер түгел икән», – диде...» (тормыштан)
– Никахка өч көн калгач шалтыратты ул. «Мин әле моңа әзер түгел икән», – диде... Башта аңламадым, болай гына әйтә дип торам. «Гаилә корырга беркайчан әзер булып бетеп булмыйдыр. Әллә мине курыкмый дип уйлыйсыңмы? Сиңа нинди хатын булырмын дип мин дә борчылам бит – бу бөтен кешедә була торган халәттер», – дим. Ә ул тагын: «Мин моңа әзер түгел», – ди. Шунда гына башыма барып җитте...
-
Ак буяулы язу (редакциягә килгән хат)
Стенадан иске обойларны куптара башладык. Ниһаять, залның бер стенасы гына калды, без әни белән астан куптарабыз, әти өстәлгә басып, өстән. Ул безгә, бер мәлне, башларыбызны күтәреп карарга кушты. Стенадагы язуларны күреп, шаккаттык. Алар зур итеп, ак буяу белән язылган иде...
-
Туйга иң зур бүләк... (хикәя)
Әтисе вафат. Яман шеш иң кадерле кешесен кызганып тормады: бик тиз аяктан екты да, теге дөньяга да алып китте. Бу авыру агулы чалгысы белән кешеләрне үтереп йөри торган аҗдаһа булып тоела иде кызга. Әтисенең вафатына инде 10 ел, әмма барысы да кичә генә булган кебек...
-
«Миңа кияүгә чыгасыңмы, җимешем?» (редакциягә килгән хат)
Оныгыма егетенең ни рәвешле тәкъдим ясаганын сөйләделәр. Күзләрем маңгаема менде. Минем йөрәгемә «сердце» булыр иде, әле кияүгә дә чыкмас идем шул тилегә. 17-18 яшьлекләр дә түгел инде, 25тән узганнар бит, югыйсә, әзме-күпме бераз акыл кунган. Киявебез әйбәт үзе, сүз әйтерлегем юк, менә тәкъдимне генә кеше төсле итеп ясый белмәгән шунда. Оныгым Ясминә сөйләвеннән язам...
-
«Яхшылык җирдә ятмый диләр» (редакциягә килгән хат)
Дүрт дистәдән артык ел узып, гаилә корып, балаларны үстереп тормышка озаткан, кайберләре үзләре оныклар тәрбияләүче беренче укучыларым туган көн белән котларга килгәч, аптырап киттем.
-
Артык бала (хикәя)
Кызы Нурия, дүртенче баласын хастаханәдә калдырам, дигәч, Әлфидәнең бераз тынычланган йөрәге тагын урыныннан купты. Нурия инде утыз яшьтән узып, бер-бер артлы бала тапса да, аның күңеленә ни сәбәпледер чын аналык тойгысы, балалары алдында чын җаваплылык хисе кермәгән иде. Балаларын ул теләп түгел, авырга калган өчен генә, чарасыздан тудыра торды...
-
Кайнанама башка килен кирәк булды (тормыштан)
Мине кайнанам әле бер тапкыр күрмәгән килеш үк яратмады. Әйе, шулай да була икән.
-
Киленнәргә шәп киңәш (редакциягә килгән хат)
Яңа гаиләгә килен булып төшкәч, югалып каласың һәм үзеңнең беркатлыгың белән, мине беренче көннән үк үз итәләр дип уйлыйсың. Әмма күпчелек очракта андый өметләр акланмый. Минем каенанам – катлаулы кеше. Кияүгә чыккач ук яңа «әни»емә ошарга тырыштым әле, әмма берникадәр вакыттан соң бу буш эшне ташладым. Әлбәттә, каенаналар төрле була. Бәлки кайдадыр йомшак күңелле һәм аңлаучаннары да бардыр, әмма миңа киленен күралмаучы һәм моны төрле юллар белән күрсәтергә тырышучысы туры килде.
-
Соңарган мәхәббәт (тормыштан)
Пар аккошлардай сыенышып яши башлыйлар Ильяс белән Сәрвәр. Тик менә бәхетләре генә озакка бармый, сугыш башлана. Ильясны сугышка алалар. Сәрвәр ирен озатканда үксеп-үксеп елый: “Гомерем буе көтәрмен, кулсыз-аяксыз кайтсаң да, шатланып каршы алырмын, кайт кына”, – дип озатып кала. Күп тә үтми...
-
«Мин сезне шаккатырмаганмындыр бит, хәзрәт?»
Позитив карашлы уртача яшьләрдәге мулла бер көнне кемнедер кафега кереп утырып көтеп торырга булган. Рамазан ае булганлыктан, анда кеше дә булмаган, диярлек. Әмма ул бер өстәл артында, үз мәхәлләсендәге бер егетнең тәмләп ашап утырганын күреп, аптырап кала.
-
«Мәхәббәтне кайчан югалттык, белмим...» (тормыштан)
Ирем өч ел элек миңа хыянәт итүен әйтте. Санап чыгардым, нәкъ мин бала көткән чакта булган инде бу. Кем белән диегез?! Минем бер дус кызым белән! Аркага бер түгел, берьюлы ике пычак кадау булды инде бу...
-
«Ир бирмәк, җан бирмәк диләр» (язмыш)
Үлем аша аерылышу икенче әйбер. Егерме елдан артык гомер кичеп, балаларны башлы-күзле итәр чакта, хыянәт итеп киткән ирне сагыну йөрәкне башкача телгәли ул. Ул бит исән, егерме ел буе сине җылыткан кочакта хәзерге минутта башка хатын-кыз иркәләнүен белеп яшәү бик авыр...
-
Әни янына кайчан барырга?
Карт аксакал һәркем өчен тынычландыру, ярдәм итү сүзләре тапкан. Бер егет аңардан үзен укучылыкка алуын үтенгән. Карт ризалашкан. Берникадәр вакыттан соң шәкерт аптырап, сораган: