Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
Иремнең хатыннары икәү бугай (тормыштан)
Минем ирем гаиләдә апасы белән икәү генә үскәннәр. Яшь аермалары да зур түгел өч ел гына. Без әле очрашып йөргәндә үк игътибар итә идем – булачак иремнең телендә гел апасы иде. Балачагы турында сөйли башласа, ул аны гел: «Без апа белән...» – дип башлый иде. Балачагы гына дип ялгыш әйтәм, ике җөмләсенең берсе шулай башлана иде аның. Апа, апа, апа...
-
Ирем миңа «кеше калдыгы», ди (тормыштан)
Миңа беренче иремнән аерылырга туры килде. Ике ел гына яшәп калдык. Мин моны авыр кичердем генә дисәм бик аз булыр... Шундый яратып чыккан идем мин аңа! Үз гомеремдә беренче тапкыр гашыйк булып, ниһаять, үз кешемне таптым дип. Бөтен барлыгымны, киләчәгемне аның белән генә күрә идем. Бик ашыгып, кем икәнен дә белмичә чыктым дип әйтә алмыйм. Ел ярым очрашып йөрдек без. Иң матур, иң бәхетле чакларым дип әле дә искә алам. Бер мизгеле дә онытылганы юк... Ул да мине ярата дип уйлый идем.
-
Холык (хикәя)
– Аер хатыныңны! – Ярый! Соңгы сүзләр, чебен-черкиләр кермәсен өчен корылган пәрдә белән ачык ишек аша, кайнанасына кыстыбый күтәреп кереп килгән Сәмирәгә килеп «бәрелделәр»...
-
Хатын акчасы уртак (тормыштан)
Гаилә тормышының ярты елыннан соң Тәнзилә кинәт кенә аларның бары тик аның хезмәт хакына гына яшәүләрен, ә Солтанның үзенекен ни өчендер гаилә бюджетына кертергә ашыкмавын аңлап алды. Кызык әле бу...
-
«Чын дөреслек, никадәр генә авыр булмасын, ялганнан яхшырак түгелме?» (тормыштан)
Хезмәттәшләрем белән дөреслек турында сөйләшеп утырганда, бер туганнарын искә алдылар. «Ул турысын әйтә», – дип мактадылар. Үзләре аның белән бик аралашмыйлар икән. «Нигә» дип сорагач, «коммунист ул» диделәр. Бер кичәдә шул «коммунист» ханым белән сөйләшеп утырырга туры килде. Фәниянең (исемен үзгәртеп язам) сөйләгәннәре сезгә дә кызык булыр, бәлки.
-
Бәхет яшьләре (хикәя)
Инде йөрәк яраларын ямап, кызыма барысын да сөйләп, аңлашырбыз, назсыз балачагы, сердәшсез яшьлеге өчен аннан гафу үтенермен дип ашкынып, 18 яше тулган көнен көтеп йөргәндә, үткәннәрне искә төшереп, ни йөзең белән минем янга килдең?! Соң булса да төрмәдә утырасың килдеме?! Әйдә, утыр, шалтыратам! 17 яшемдә мине менә шушы бәндә оятсызларча күземне бәйләп көчләде, 18 ел буе минем күз алдымда шул көннең кара шәүләсе булып, җаным да, йөрәгем дә якын итә, үз итә алмаган, бандиттан туган кыз яши дип, шалтыратам милициягә...
-
«Шапшак» килен (хикәя)
– Эльвира, – диде ул бер көнне килененә, – син азрак көзгегә карыйсыңмы ул? Бигрәк ямьсезләндең бит. Артур ул хатын-кызны матур килеш күрергә өйрәнгән. Синең кебек, үз-үзен карамый торган хатыннан ул тиз туячак бит. Өйдә булганда бераз бизән инде, ичмасам. Чәчләреңне дә көн дә юмыйсың, ахрысы. Майланган шикелле. – Артурга бар да ошый, борчылмагыз, – дигән булды Эльвира сер бирмәскә тырышып...
-
Бәрәкәтсез машина (хикәя)
Камил бер юлга карый, бер күзләрен йома. Ныграк ача да, тагын йома. Соңга таба малайның күзләре озагракка йомылды. Ә уянганда инде соң иде. Машинасы белән баганага килеп керде ул. Башта нәрсә булганын аңлап та бетермәде, ә аңга килгәч, канга баткан аягына күзен төшерде. Тирә ягына караса, ашыгыч ярдәм машиналары, полиция хезмәткәрләре...
-
Ялгышу (хикәя)
Туксанны куган Әминә карчык ялгыша башлады. Олыгайган әнисен шәһәргә үз янына карарга алган кызы Рәзинә, башта ни уйларга да белмәсә дә, тора-бара аның ялгыш ычкынган сүзләреннән хикмәт таба башлады. - Курчагым минем, Рәзинәкәем, егыла күрмә. Сикермә, бәбекәчем... Колынчыгым минем... Кырыс холыклы әнисеннән беркайчан да мондый иркә, ягымлы сүзләрне ишетмәгән Рәзинә авызын ачып тын калды. “Колынчыгым...” Их, әнекәй, нигә вакытында әйтмәдең икән бу сүзләрне? Үскән чакта, наз җитмәгән чакта...”
-
Бәхет урлаучы (хикәя)
Ирем кайнанамның яратмаган баласы. Шулай да була икән ул. Менә шул яратмаган бала үги әтисенең бөтен мирасына ия булды. Айрат мине беренче тапкыр өйләренә алып барганда ук әнисенең аны яратып бетермәвен сизенгән идем. Һаман Айратны нәрсәгәдер ачулана, төртелә. Миңа мөнәсәбәтен әйтеп тә тормыйм. «Кайдан таптың моны?» дип кычкырып кына әйтмәде. Ә менә басынкы, үзен чын аристократларча тоткан үги әтисе бөтенләй башкача сөйләште...
-
«Әниемне аждаһага тиңлим» (тормыштан)
Әниләрне, дөньяда иң изге кешеләр, диләр. Аларга матур җырлар, шигырьләр багышлыйлар, бәйрәмнәрдә зурлап котлыйлар, аларны хөрмәтләргә өйрәтәләр. Балалар бакчасында, мәктәпләрдә хезмәт дәресе вакытында аларга дип чәчәкле открыткалар ясаталар. Һәм кем шул эшне чын күңеленнән теләп башкара – шул бәхетле кеше. Әмма мин, аяк тыпырдатып, бөтен дөньяга «әниләрнең дә төрлесе була» дип әйтергә әзер.
-
Ялгыз ана (хикәя)
Улы һәм кызын ялгызы гына үстергән Асия, балаларын иң яхшы киләчәк көтә дип өметләнә иде. Һәрхәлдә, шушы могҗизага бик ышанасы килә иде хатынның. Асиянең ире Фәрхәт өч ел элек һәлак булды. Иске ферма түбәсен сүткәндә егылып төшеп харап булды ул. Төзелеш материаллары сатып әзме-күпме акча эшләргә теләгән иде ир, әмма үз куллары белән теге дөньяга «билет» алган булып чыкты. Хәрәм эшнең бәрәкәте булмый шул инде аның. Бу хәлдән соң бөтен туган-тумачалары Асиядән йөз чөерде.
-
Мин кайчан бала табарга тиеш икән? (киңәш кирәк)
Күңелдә йөргән борчулар бар. Үзем генә уйлап-уйлап карыйм да, аларның очына чыга алмыйм. Сезнең укучылар белән дә бүлешәсем килә. Миңа тиздән 29 яшь тула. Әни әйтмешли, күптән әни булырга – бала табарга вакыт инде...
-
Үз улымнан куркам һәм күралмыйм!
Үз баламны күралмыйм һәм моның өчен мине гаепләргә кирәкми дә. Мин кичергәннәрне белсәгез икән, мондый нәрсәләрне иң явыз дошманыңа да теләп булмый. Үз улы мыскыл иткәндә, әни кешенең ниләр кичергәнен күз алдына китереп карагыз. Ул мыскыллы елмаю кунган йөз, перегар исе аңкып торган авызыннан юри тынын минем йөзгә өрүе, уйларга да оят булган әллә нинди сүгенү сүзләре, кул уйнатулары…
-
Соңгы гафу (хикәя)
Егерме ике ел бергә матур гына гомер иттеләр. Егерме ике ел буена холкы да бозылмады, мәхәббәте дә сүрелмәде Рәүфнең. Фәүзиясен һаман да яшь егет чагындагы кайнар, барысын да кичерә торган сөюе белән сөйде. Балалардай самими, кече күңелле, уен-көлкеле кеше, дөньяда бер дигән кеше иде Рәүф. Аның белән гомерләр, җәй көне тәрәз ачкач исеп үтә торган саба җиледәй үтте дә китте. Сизелмәде дә.