Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Балачак дустым (редакциягә килгән хат)

Тормышымда сәер дә, кызыклы да очрашу турында сөйлисем килә. Аллаһ Тәгалә, әгәр күрештерәм дисә, әллә нинди юлларын яза икән. Менә укыгыз әле.

Бер көнне иремне Казанга, зур сәүдә үзәгенә барырга күндердем. Үзегез беләсез инде, алар кибетләрдә йөрергә бөтенләй яратмый, шулай да, кирәк булгач тыңлады, рәхмәт төшкере. Миңа эштәге бәйрәмгә яңа күлмәк белән туфли кирәк булды. Яшел Үзән кибет-базарларында йөреп, күңелемә ятышлысын таба алмадым, йөз генә күлмәк киеп караганмындыр: төсе ошаса – фасоны килешми, фасоны килсә – төсе. Шулай итеп, Казанны айкарга булдым. Бераз йөргәннән соң, ирем шундагы кафеда утырып кына мине көтәргә «рөхсәт сорады». Ярар, ризалаштым, янымда мыжгып торучы булмаса, миңа да тынычрак, үзем генә киттем кибет буйлап, ул кафеда телефон «ышкып» калды.

Аннары, аның сөйләве буенча, каһвә белән торт кисәгенә заказ биргән дә, шунда эшләп торган телевизордан барган тапшыруны карарга җайлап утырам дигәндә, каядыр музыка уйнарга тотынган. Ул сикереп торып, урындыгы астына күз салган, ә анда ниндидер телефон шалтырый икән. Якында беркем булмаган, смартфон экранында ниндидер «Матурым» шалтырата дигән язу чык­кан. Ирем җавап бирергә булган. Трубканың теге башында:
– Ну, шуның озаклыгы кайда йөрисең соң син, мин инде бөтен әйберләрне алдым, сине көтәм, – дигән ризасызлык тулы хатын-кыз тавышы ишетелгән.
– Мин әле үземә сырага гына заказ биреп өлгердем, – дип шаярткан минеке.

– Нинди сыра тагын? Минем әле тагын бер кибеткә кереп кухняга тастымаллар аласым бар, әйдә, чыгу юлында очрашабыз, – дип дәвам иткән теге ханым.
– Сырамны эчмичә мин беркая да бармыйм, – дип үз сүзендә торган ирем. Ул, әлбәттә, эшнең нидә икәнен аңлаган, әмма бераз шаяртып алырга булган.
Шунда, иремнең тавышы аңа бик үк таныш булмавы теге ханымның да башына барып җиткән ахры:
– Сез кем? Радик кайда? – дип сораган.
– Мин белмим. Монда сәүдә үзәгендәге кафе өстәл астында аның телефоны гына аунап ята һәм мин аны сезгә бирергә телим. Килегез, мин телевизордан сул яктагы өстәл артында утырам.

Алар егерме минуттан очрашырга килешкән. Ул вакытка инде мин дә пакет-сумкаларымны күтәреп килеп җиттем. Күрәбез, дулкынланган хатын-кыз ашыга-ашыга безнең тарафка килә һәм ул шаккатып, туктап калды. Мин дә аңа карап, гаҗәп­ләнүемне яшерә алмадым: каршымда егерме ел күрешмәгән балачак дустым Резедә басып тора, алар гаиләләре белән Казанга күченеп киткәннәр иде. Икебез дә ушларыбызны җыеп, кочакларыбызга ташландык. Шуның кадәр сөендек бу очрашуга! Телефонының юклыгын белеп алган Радик та аны эзләргә кафега килеп җитте.

Телефонын бирдек, утырып, рәхәтләнеп сөйләштек. Резедә Радикка кияүгә чыккан, өч бүлмәле фатирлары бар, беренче балаларын көтәләр икән.
Әлбәттә инде, без йөрешә, аралаша башладык. Аларның кызлары туды. Ирем дә Радик белән бик дуслашты, «пәриләре» туры килде.

Хәзер без кибетләр буйлап Резедә белән икәү йөрибез, ә балалар белән ирләребез кафеда утыра. Менә шундый хәлләр. Искитәрлек нәрсәсе дә юк кебек, әмма миңа барыбер гаҗәп тоела. Ничек итеп миллионнан артык кеше яшәгән шәһәрдә күптән очрашмаган дус кызымның иренең телефонын нәкъ менә минем ирем тапкан? Безнең Яшел Үзәндә дә кибетләр күп, әмма ул көнне Казанның нәкъ шул сәүдә үзәгенә барырга булдык. Мине әлеге очрашуга китерер өчен ниндидер көчләр идарә иткәндер, мөгаен.

Сезнең белән шундый хәлләр булганы бармы? Кызык, ничек шулай килеп чыга икән ул? Бәлки кешеләр үзләре дә аңламыйча, тартып китерәләрдер шундый очракларны. Мин Резедә турында еш искә ала идем, социаль челтәрләрдә дә эзләп карадым, әмма таба алмадым, чөнки кияүгә чык­каннан соң фамилиясен үзгәрткән. Минем дә фамилиям башка. Аралаша торган дусларым эштә дә бар, күршеләрем дә әйбәт хатын-кызлар, әмма берсе дә якын ахирәтләр түгел, шуңа балачактан ук бергә үскән Резедәне юксындым, сагындым. Алар күченеп киткәч тә бик кайгырган идем.

Бу хакта сез ни уйлыйсыз? Нигә тормыш кайвакытта безгә шундый күңелле сюрпризлар ясый икән?
 

Гүзәл Сафина.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев