«Күзләремне больницада гына ачтым» (редакциягә килгән хат)
Вакыйганың кызганыч-көлкелеген яхшырак аңлату өчен, тулы булмаган гаиләдә, әни белән генә үсүемнән башлыйм. Ул мине 19 яшендә тапкан һәм үзе генә үстерде, ә әтине бөтенләй белмим. Яшь булганлыктан, әни гел ир эзләү белән мәшгуль иде. Үземне белгәннән бирле үги әтиләрем алышынып кына торды. 27 яшьләре вакытында әни ниндидер компания белән дуслашты, шунда үзенә ир табарга маташкандыр инде. Әлеге төркемнең яхшы түгеллеге битләренә язылган иде. Менә бер дә бер көнне...
Интернетта еш кына, хәрәкәт иткәндә машина йөртүченең руленә кагылсаң, тартсаң яки борсаң ни булганы турында роликлар очрый. Үземнең балачагымда булган вакыйга искә төште. Миңа ул чакта сигез яшь иде.
Вакыйганың кызганыч-көлкелеген яхшырак аңлату өчен, тулы булмаган гаиләдә, әни белән генә үсүемнән башлыйм. Ул мине 19 яшендә тапкан һәм үзе генә үстерде, ә әтине бөтенләй белмим. Яшь булганлыктан, әни гел ир эзләү белән мәшгуль иде. Үземне белгәннән бирле үги әтиләрем алышынып кына торды. 27 яшьләре вакытында әни ниндидер компания белән дуслашты, шунда үзенә ир табарга маташкандыр инде. Әлеге төркемнең яхшы түгеллеге битләренә язылган иде. Менә бер дә бер көнне алар Волжскига бару ягындагы күл буена ял итәргә җыенып, әнине дә үзләре белән чакырды.
Ә мине калдырыр урыны булмаганлыктан, үзләре белән алдылар. Яннарында мин – кечкенә бала булуга карамастан, яллары зурларча барды: шашлык, эчемлекләр, су коенулар. Ир-егетләр яр буена барып җиткәнче үк сыра эчә башлады. Коңгырт шешәләрне ул заманда пыяла савытлар кабул итү пунктында яхшы алалар иде һәм мин үземә акча эшләргә тырышып, аларны җыеп тапшыра идем. Бу юлы да әлеге сәяхәттән файда алырга булдым һәм егетләргә шешәләрен ташламаска, ә машинада җыеп барырга куштым. Алардан кергән акчага үземә наклейкалы яраткан сагызлар алачагым турында да сөйләдем әле. Мондый бала-чага мавыгуы егетләргә кызык тоелды, көлештеләр һәм барлык шешәләрне миңа бирергә ризалаштылар. Сүз уңаеннан шуны да әйтим, без утырып барган машина советский һәм иске иде, маркасын әйтә алмыйм.
Урынга барып җиткәч, сыра шешәләреннән кала, миңа ул көнне башка төрлеләре дә эләгәчәген аңладым, чөнки эчемлекләрнең төрлесен алганнар иде. Хәтта күңел ачып утырганда да әнинең танышлары минем үтенечем турында онытмады, бушаган һәр шешәне машинага илтеп куйды. Барысы да эчте һәм күп итеп, руль артында булырга тиешлесе дә. Ул инде кичкә машина йөртү түгел, сөйләшер хәлдә дә түгел иде. Ахырда, араларында барысыннан да айныграк тоелган әнине руль артына утыртырга булдылар. Аның правасы бар иде, дәү әти алып бирде. Ә менә машина йөртү тәҗрибәсе юк дәрәҗәсендә.
Бернишләп тә булмый, кайтырга кирәк. Барыбыз да машинага төялдек. Әни руль артында, мин арткы утыргычта бер егет итәгендә. Әни белән алгы утыргычта машина хуҗасы. Шулай әкрен генә кайтып барабыз һәм кинәт машина хуҗасына әни каршы як полосага чыккан кебек тоелды. Шунда ул рульне үз ягына тартты.
Ул вакытта мин күземне бер ачып, бер йомып уйнап бара идем (шулай иткәч күз алдында төрле төсләр бии башлый – кызык). Рульне теге абый борганда күзләрем йомган идем, аларны больницада гына ачтым. Бернәрсә аңламыйм, ятам. Миндә баш мие селкенү, ябык баш травмасы һәм бөтен тәнемдә мин тапшырырга җыенган сыра шешәләренең вак кыйпылчыклары. Күпчелеген врачлар алып, зур яраларны теккәннәр иде, ә кайберләрен кайчакта үзем тартып ала идем.
Соңрак әни сөйләде: безнең машина юл кырыена төшеп, зур ташка бәрелгән һәм 360 градуска әйләнгән. Мин боларны хәтерли алмас та идем, чөнки баштан ук башым белән бәрелеп, аңымны җуйганмын. Теге ир-егетләр белән ни булганын белмим, ә әни әле авыр хәлдә бик озак больницада ятты. Мин аңардан күпкә алда чыктым һәм дәү әни авылга алып кайтып китте.
Миңа инде хәзер илледән артык, менә сезгә балачагымнан гыйбрәтле хәл сөйләдем: эчеп руль артына утыру һәм машина йөртүченең эшенә кысылу бик аяныч нәтиҗәгә китерәчәген бервакытта да исегездән чыгармагыз.
Исемемне күрсәтмәскә булдым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев