Киленнәргә шәп киңәш (редакциягә килгән хат)
Яңа гаиләгә килен булып төшкәч, югалып каласың һәм үзеңнең беркатлыгың белән, мине беренче көннән үк үз итәләр дип уйлыйсың. Әмма күпчелек очракта андый өметләр акланмый. Минем каенанам – катлаулы кеше. Кияүгә чыккач ук яңа «әни»емә ошарга тырыштым әле, әмма берникадәр вакыттан соң бу буш эшне ташладым. Әлбәттә, каенаналар төрле була. Бәлки кайдадыр йомшак күңелле һәм аңлаучаннары да бардыр, әмма миңа киленен күралмаучы һәм моны төрле юллар белән күрсәтергә тырышучысы туры килде.
«Болай пешермисең», «алай җыештырмыйсың», «урынны тегеләй җәймисең» кебек көндәлек сүзтезмәләргә «синең йөрүең сәер, куян кебек бормаланасың», «җитәр сиңа минем улымны кочакларга, әйтерсең син аны яратасың», «акыл керергә вакыт, алайса ахмак тек ахмак инде» кебек үзенчәлеклеләре белән дә тулылана иде.
Иң куркынычы – каенанам күрше подъездда гына яшәде һәм безгә көн саен керә иде. Ул кичке дүрткә кадәр эшли, әмма нәкъ ярты сәгатьтән, кулына банкага салынган аш тотып (улын ашата), безнең бусага төбендә була. Белмим, ул аны кай арада пешереп өлгерә торгандыр. Аннары гадәти өйрәтүләр һәм бәйләнүләрне тыңлыйм. Мин үземне акларга һәм нидер аңлатырга тырышам. Әмма бу тагын да куәтлерәк гаепләүләргә һәм «психларга» китерә, имеш мин аны тыңлап, әйткәннәрен мыегыма чорнап куймыйм. Әкренләп минем җенем чыга һәм гауга куптарам. Ирем миңа баштан ук әйтеп куйды: «Әни ул – әни һәм мин аны яратам, син – ул син һәм мин сине дә яратам. Сезнең хатын-кыз ызгышларына кысылырга җыенмыйм. Теләмисең икән, әни белән аралашма», – диде. Мин бер ара аның киңәшен тотарга тырышып карадым. Әмма ул якында гына яшәгәч, еш очрашырга туры килә.
Аннары без шәһәрдән Мирныйга күчендек, яңа йорттан өч бүлмәле фатир алдык. Тик безнең көрәш башка төрле төсмер алды. Каенанам гел «авырый» башлады. Ә аны минем ирем карарга тиеш иде. Без бер-беребезгә каршы сугыш алып бардык һәм бернинди чаралардан тартынып тормадык. Ул минем турыда әллә ниләр уйлап чыгарып сөйләп йөрсә, мин ачыктан ачык әйтәсе килгәнемне әйттем. Скандал арты скандал белән, «каенана-килен» әкренләп, иремне дә бу сугышка тарттык.
Бервакыт мин җиңүче булмаячагын аңладым. Шуннан соң үземне тотышымны үзгәрттем һәм мөнәсәбәтемне. Бу бик кинәт килеп чыкты, каенанам башта хәтта аптырап калды. Аннары ыскыртырга маташып карады. Соңыннан могҗиза булды, мин котырынмагач, «коралларын ташлады». Ак флаг ташламады, әлбәттә, юк, мин аның кадәресенә үк омтылмадым да. Каенанам белән минем арада улының (иремнең) игътибары һәм мәхәббәте өчен биш ел барган сугыш тәмамланды.
Ни булды соң, дип сорарсыз. Улыбызга өч яшь тулгач, комлыкта бер кыз аңа ир белән хатын булып уйнарга тәкъдим итте. «Ә синең әниең свекруха була һәм мине таяк белән куалый!» – дип тәтелдәде кызчык. Ә минем башыма балта түтәсе белән органдай булды. Мин бит чынлап та кайчандыр киләчәктә каенана-свекруха булачакмын. Барлык хәлләргә әни күзлегеннән карарга тырыштым: улыңны үстерәсең-үстерәсең һәм бер «мадама» килә дә балаңны үзенеке итә. Әлбәттә, бу тормыш. Әмма ничектер аяныч. Шуннан соң мин үземнең каенанама карата мөнәсәбәт кагыйдәләрен булдырдым.
Беренчедән, каенанамның минем иремнең әнисе булу чынбарлыгын кабул иттем. Ул аны мин яратырлык итеп тәрбияләп үстергән. Димәк, ул аның кадәр үк начар кеше түгел. Аннары, улын әнисенә каршы котырту – әдәпсезлек.
Икенчедән, каенанамның ачыктан-ачык тупаслыгына да игътибар итмәскә кирәклеген аңладым. Аның чираттагы кимсетүле тәнкыйтенә каршы мин: «Чынлап та, уйладым да, син хаклы – бу җәймә ямьсез. Ташларга кирәк!» – дип җавап биргәч, ничек аптыраганын күрсәгез! Каенанам, монда этлек кайда икән дип, аңламыйча миңа карап торды. Ә мин өстәлдән җәймәне җыеп алдым да, аны чәй эчәргә чакырдым.
Сүз уңаеннан, каенана кимчелекләр табып бәйләнгәндә дәшми калырга кирәкми. Бер хәйлә бар, мин аны «попугай ысулы» дип атадым. Сез бары тик, аның артыннан ризалашып, соңгы сүзләрен кабатлыйсыз. Мәсәлән:
– Син гөлләреңне начар карыйсың, аларга суны көн аралаш сибәргә кирәк!
– Әйе шул, көн аралаш сибәргә кирәк...
Нәтиҗә аяктан егарлык.
Һәм өченче кагыйдә – каенанагызга кирәклеген күрсәтегез. Аның кебек зирәк ханымның гына хәленнән килердәй эш кушыгыз. Аның да кемгәдер кирәк буласы килә. Берәр сүтелгән нәрсәне тексен яки йомырка тәбәсе әзерләсен. Шул рәвешле сез каенанагызның хуҗалыгыгызда кайсы тирәдә булуын контрольдә тотарсыз. Аңа тормышыгызга катнашу тойгысы бирегез.
Безнең мөнәсәбәтләр, бик тиз түгел, әмма җайланды. Ирем тынычланды һәм һәр көнне киеренке сугыш халәтендә булмау миңа да җиңеллек бирде.
Әгәр дә каенанагыз белән арагыз киеренке икән, көрәшмәскә, ә аны аңларга тырышып карагыз. Чынлап әйтәм, үз башымнан узды: хәзер мин тыныч тормышта яшим, чөнки беркем белән дә «сугыш» алып бармыйм, иремне бүлешмим. Әлеге хатым белән кемнеңдер тормышын җайларга ярдәм итсәм, бик шат булачакмын.
Исем-фамилиямне күрсәтмим, мине шәһәрдә күп кеше белә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев