«Миңа кияүгә чыгасыңмы, җимешем?» (редакциягә килгән хат)
Оныгыма егетенең ни рәвешле тәкъдим ясаганын сөйләделәр. Күзләрем маңгаема менде. Минем йөрәгемә «сердце» булыр иде, әле кияүгә дә чыкмас идем шул тилегә. 17-18 яшьлекләр дә түгел инде, 25тән узганнар бит, югыйсә, әзме-күпме бераз акыл кунган. Киявебез әйбәт үзе, сүз әйтерлегем юк, менә тәкъдимне генә кеше төсле итеп ясый белмәгән шунда. Оныгым Ясминә сөйләвеннән язам...
...Бу нинди заман килде бу, ә?! Хәзерге буын яшьләре ниләр майтарырга, нишләргә белми, билләһи! Яса инде ул тәкъдимне кеше төсле генә итеп: яраткан кызыңның алдына тезлән, сүзеңне әйт, чәчәк бүләк ит анда, йөзек... Безгә тезләнеп тә торучы булмады әле, алтын йөзек турында әйтмим дә инде. Чыктык бит әле кияүгә, яшәдек тә, Аллаһның биргәненә шөкер.
Ни булды, нигә тузына икән бу апа, димәгез, кызлар, менә тузынырлыгым бар! Оныгыма егетенең ни рәвешле тәкъдим ясаганын сөйләделәр. Күзләрем маңгаема менде. Минем йөрәгемә «сердце» булыр иде, әле кияүгә дә чыкмас идем шул тилегә. 17-18 яшьлекләр дә түгел инде, 25тән узганнар бит, югыйсә, әзме-күпме бераз акыл кунган. Киявебез әйбәт үзе, сүз әйтерлегем юк, менә тәкъдимне генә кеше төсле итеп ясый белмәгән шунда. Оныгым Ясминә сөйләвеннән язам.
– Дәү әни, минем дус кызым Юляны беләсең бит инде син. Менә Ильяс миңа тәкъдим ясаган ял көнне иртүк шалтыратып йокымнан уятты, әле тугыз да тулмаган иде. Аның шимбә-якшәмбе көн уртасы җитмичә йокысыннан торганы да юк. Ә тавышы бөтенләй котымны алды, аңардан шундый курку белән тулы тавышны гомеремдә дә ишеткәнем булмады. «Ясминә, милая, ярдәм ит, зинһар! Бернәрсә турында да сорашма, просто завод каршындагы 1нче автобус тукталышына кил!» – диде дә бу, телефонын сүндереп тә куйды. Берничә секунд авызымны да яба алмый утырдым. Аннары җәлт кенә сикереп торып, гомер булмаганча биш минутта юынып-җыенып, өйдән чыгып та чаптым. Үзем автобуска барам, үзем уйланам: аста, завод буйларында ул нишләп йөри иртүк, ә бит чынлап та соңгы атнада аның үзен тотышы да сәер иде, телефоны шалтыраса да мин ишетмәсен дип, читкә китеп сөйләшә, уйчан да үзе, нидер миннән яшерүе ап-ачык.
1нче автобус базар янында әле юк иде, тизрәк булыр дип, җәяү тәпиләргә карар иттем. Йөгерә-атлый тукталышка төшеп җиттем, Юля күренми, кара спорт костюмы кигән бер малай гына читтәрәк утыра. Аңа артым белән борылып, Юляга шалтыратыйм дип телефонымны кулыма гына алган идем, теге малай тотып алды. «Шпана яшүсмер генә җитмәгән иде миңа хәзер», – дип, күзләремне күтәрсәм, капюшоны астыннан миңа Юля карап тора.
Ул мине кулымнан эләктереп, складлар, ниндидер биналар арасына сөйрәде. Полиция сиренасы тавышы ишетелде. Без йөгердек, артыбыздан куалар кебек тоелды. Чүп-чар баклары артына яшеренгәч, Юля минем кулыма ниндидер төргәк тоттырды да:
– Ясминә, бар йөгер, артыңа борылып карама. Полиция мине генә эзли. Напарнигым мине сатты, эттән туган. Минем белән ни генә булса да, чап, туктама. Мин бик начар хәлгә эләктем, хәзер бик күп бирәсе бурычым бар. Бу төргәкне шәһәр паркына алып бар, инструкциясе эчендә. Әгәр дә илтеп бирмәсәң, алар минем гаиләмне үтерәчәк. Бер минутыңны да әрәм итмичә шәһәр күле буендагы паркка бар, яме, – дип, миңа берникадәр вакыт узгач кына урынымнан кузгалырга һәм автобус тукталышына берни булмагандай чыгарга кушып, чапты.
Аның артыннан куа китүче полицейскийларның: «Стой! Остановись!» – кебек сүзләр кычкыруларын ишеттем. Юля һәм үзем өчен куркудан бәреп чыккан күз яшьләремне йоттым. Әгәр дә Юляның соңгы сүзләре булмаса, аны ташламас идем. Әмма үлем куркынычы – кулга алуга караганда җитдиерәк нәрсә. Берникадәр калтыранып утырдым да, автобус тукталышына атладым. Анда ике апа үзара сөйләшеп тора иде. Сүзләре колакка керә бит: бүген төнлә алтын кибетен басканнар икән. Бу сүзләрне ишеткәч, күз алларым караңгыланып китте. Сумкамдагы теге төргәкнең бер чатын ачып карадым һәм чак кына кычкырып җибәрмәдем. Анда бриллиантка охшаган ташлар ята иде.
Күл буена һәм инструкциядә күрсәтелгән шундагы урынга ничек барып җиткәнемне дә хәтерләмим. Уйларым башыма сыймый башлады, шуңа, мин басып торган «Мельница» кафесы янына кара джип килеп туктаганын да абайламый калдым. Мускуллары уйнап торган ике әзмәвернең мине тотып машинага утыртуларыннан шок хәлендә калдым. Кычкыра, сугыша башладым. Тик тегеләр: «Тик кенә утырсаң – целее будешь!» – дип, бер генә ысылдады. Күзләремне бәйләделәр. Кая алып килгәннәрен белмәдем. Ниндидер подвал дип уйладым. Тегеләрнең берсе: «Ташлар синдәме?» – дип сорады. Мин баш селкедем. «Хәзер босс килә, аңа дөрес җавап бирми генә кара...» – дип, кулындагы бита таягын учларында шапылдатып алды. Күзләремне яшь каплады. Артыма кемдер килеп басты, котым алынудан, башта үземә бирелгән сорауны да аңламадым. Аннары башыма барып җиткәч, шаккатудан чак кына егылып китмәдем. Ә ул тагын бер кабатлады: «Миңа кияүгә чыгасыңмы, җимешем?» Һәм бу сорау шундый җаныма якын Ильяс тавышы белән бирелде. Хис-кичерешләремне аңлата торган түгел: минем аны шул урында ук бәреп үтерәсем, теге өч хәрефле ерак юлга озатасым килде. Шул ук вакытта, бүгенге мәхшәр хәлләрнең: Юляның, полиция һәм әзмәверләрнең, хәтта тукталыштагы апаларның да бары тик шаярту гына булуын аңлый башлагач, шундый җиңеллек кичердем. Хисләр тулышудан елап җибәрдем, әмма «әйе» дидем. Менә, дәү әни, миңа Ильяс тәкъдимне шулай ясады. Романтик…
Оныгым сөйләгәнне «аһ-ух» килә-килә тыңладым. Кииит моннааан! Кино төшергәннәр диярсең! Кирәкме икән ул? Ярар, минәйтәм, кызым, тормышыңдагы иң зур куркуларың шул булсын, дидем инде, ни әйтим яраткан кызчыгыма.
Яшел Үзәннән Нурзидә апагыз булам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев