«Яхшылык җирдә ятмый диләр» (редакциягә килгән хат)
Дүрт дистәдән артык ел узып, гаилә корып, балаларны үстереп тормышка озаткан, кайберләре үзләре оныклар тәрбияләүче беренче укучыларым туган көн белән котларга килгәч, аптырап киттем.
«Таныйсызмы, апа?» – диделәр. «Нишләп танымаска!? Бала вакыттагы йөз чалымнарыгыз сизелә бит», – дидем.
Зур рәхмәт инде, вакыт табып, утыз биш чакрым юл узып, Күгәйдән Олы Шырданга килгәннәр. Менә нинди ихлас күңелле, намуслы, мәрхәмәтле минем беренче карлыгачларым – Рәмил, Рәмис, Мәдинә, Гөлүсә, Рушания. Ун бөртек иде алар. Бик матур сыйныф булып исемә кереп калган. Җыр, бию, рәсем сәнгатенә гашыйк иделәр. Еллар узгач та югалмадылар, тормышта үз юлларын таптылар.
Гөлүсә Ачасыр мәктәбендә татар теле фәнен укыта, Рушания Тау Илендә китапханәче, Рәмил авыл хуҗалыгы тармагында эшли, күп балалы әти. Мәдинә белән Рәмис шәһәрдә яши, туган нигезләренә еш кайтып йөриләр. Барысы да гаиләле, тормыш тәҗрибәсенә ия, балаларына ярдәм итәләр.
Күңелле, көтелмәгән, бик тә җылы очрашу булды бу. Әле соңгы очрашу булмас дигән теләктә калып саубуллаштык. Иң мөһиме, сәламәт булыйк.
Зәйнәп Нуруллина,
пенсионер укытучы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев