Соңарган мәхәббәт (тормыштан)
Пар аккошлардай сыенышып яши башлыйлар Ильяс белән Сәрвәр. Тик менә бәхетләре генә озакка бармый, сугыш башлана. Ильясны сугышка алалар. Сәрвәр ирен озатканда үксеп-үксеп елый: “Гомерем буе көтәрмен, кулсыз-аяксыз кайтсаң да, шатланып каршы алырмын, кайт кына”, – дип озатып кала. Күп тә үтми...
Ильясның балачагы ачлык-ялангачлык, репрессияләр һәм коточкыч фаҗигаләр кара болыт өере булып килгән чорга туры килә. Гаиләдә 7 бала – 4 кыз һәм 3 малай. Язмышлары китек булса да, авыл җирендә яшәп була, балан һәм шомырт, җир һәм кура җиләгенә бай әрәмәлекләр, кузгалаклы һәм балтырганлы аланнар, балыклы инешләр бала-чаганы җәй буе туендыра, көзгә таба ашлыклар өлгерә, йортта сыер да булса, катык катып чумар чүмереләр дә, киездә тәгәрешеп ятып, йоклап китәләр...
Ильяс та шулай үсә. Еллар артыннан еллар үтә, инде менә егет булып та җитешкән, кызлар күзли башлаган. Кара син аны, каушап тормаган, авылның иң чибәр кызын – Сәрвәрне үзенә караткан һәм тәүге мәхәббәтен аңа багышлаган. Ашарына аш, кияргә кием булырмы, дип кызыксынулар юк иде бит ул чакта, яшьлек мәхәббәте үзенекен итә, сорап тормый. Егет яучы җибәрә дә никах укыталар. Пар аккошлардай сыенышып яши башлыйлар Ильяс белән Сәрвәр. Тик менә бәхетләре генә озакка бармый, сугыш башлана. Ильясны сугышка алалар. Сәрвәр ирен озатканда үксеп-үксеп елый: “Гомерем буе көтәрмен, кулсыз-аяксыз кайтсаң да, шатланып каршы алырмын, кайт кына”, – дип озатып кала. Күп тә үтми, Сәрвәр кыз бала таба һәм аңа Гамбәр дип исем куша.
Ильяс Украина фронтына эләгә, сугышларның берсендә бик каты яралана. Фашистлар аны, үлгән дип белеп, сарайга кертеп бәрәләр. Күзен ачып караса, ике ягында да әрдәнәләр кебек үлекләр өелеп ята...
Икенче көнне авыл халкыннан чокыр казытып, үлекләрне шунда китереп ташлыйлар. Ильясның бәхетенә кабер казучылар арасында бер әби белән кыз да була. Алар, солдатның тере булуын күреп, аны өскәрәк салалар, үзләре генә белгән билге куеп, кайтып китәләр. Ә караңгы төшкәч, әби белән кыз Ильясны казып алалар һәм өйләренә алып кайталар. Солдатның яраларын чистартып бәйләгәч, базларына яшерәләр. Кыз яралыны ике ай буе карый, үзләренең авызыннан өзеп, 1 стакан кәҗә сөте, ике бәрәңге бирәләр. Шулай, әкренләп, Ильяс савыга. Әбигә: “Сугыш беткәч, кызыңны ярәштерәм, ул бит мине үлемнән коткарып калды”, – дип ышандырып, частен эзләп китә.
Ильяс, зур кыенлыклар белән, ничә үлемнән калып, үзебезнекеләргә килеп кушыла һәм Җиңү көнен Эльбада каршылый. Вәгъдәсендә торып, теге әби өенә кайта, тик кызның ире сугыштан исән-сау кайткан була. Әби солдатка Мария исемле икенче кызын бирә, ир шунда төпләнеп кала, ә Сәрвәр онытыла...
Соңрак билгеле булганча, сугыш елларында үпкә авыруыннан Ильясның өч туганы вафат була. Авылда Әкълимә апасы һәм сеңлесе Кәримә генә кала.
Бер елны Ильяс белән Мария Кәримәләргә кунакка кайталар. Кәримә апаның кызы Бәхрәмиягә әтисе алтын белән йөгертелгән сәгать алып биргән була. Сәрвәр, шул сәгатьне тагып, бизәнеп-ясанып Ильясын күрергә килә. Нәтиҗәдә тавыш чыга, Мариясе асылынам, дип куркыта. Ильясның ни өчен урыс авылында калганын белгәч, Сәрвәр аларны чәйгә чакыра.
Мария, 80нче елларда үлеп киткәч, инде бабай булган әтисен Гамбәр авылга алып кайта. Сәрвәр белән никахларын яңартып, яңа тормыш башлыйлар. Аны авылда “ак бабай” дип йөртәләр иде. Чөнки ул һәрвакыт ак киемнәр киеп, нәкъ шәһәр кешесе кебек чиста-пөхтә йөри иде. Сәрвәрне дә гел затлы киемнәргә генә киендерде. Ильяс бабай, бакча чәчеп, кыяр үстерә, базарга илтеп сата иде. Сәрвәр ирен гел сыпырып-иркәләп, бер-берсен яратышып яшәп киттеләр. Бабай татарчага рус сүзләре кыстырып сөйләшә, хатынына “любимая-матурым” дип кенә дәшә иде.
Сәрвәр 90нчы елда вафат булды. Алар бергә 16 ел гына яшәп калдылар.
Ялгыз калгач, бабай мәчеткә йөри башлады. Сәрвәрен теленнән дә төшермәде, исеннән дә чыгармады. Аны сөйли башласа – гел елый иде. Гамбәр Самарада яши. Аның өч улы, оныклары кайтып, бабаларына булышып, хәлен белеп тордылар. Гамбәрнең ире кинәт кенә үлеп китте. Йөрәк яралары төзәлеп килгәндә, уртанчы улы да фаҗигале рәвештә вафат булды. Хәсрәт шулпасын бергәләп эчтеләр инде. Ильяс бабай чирли башлагач, кызы аны үзе янына алды. Самарада ике операция ясатып, хастаханәләрдә ятып чыкты. Аннары кызы әтисе белән бергә туган нигезләренә кайтып, аны үлгәнче тәрбияләде. Бабай 2006 елда гына вафат булды.
Тәүге мәхәббәт, кемнәр генә арага керсә дә, мәңге онытылмый, шырпы кадалгандай гел тырнап тора икән. Сәрвәр, Ильясын яратып, ялгыз узган гомерен кызганып, үпкәсен белгертмичә яшәде. Бергә үткән 16 ел аларга гомер буе бергә яшәгәндәй тоелды. Сәрвәрнең мәхәббәте сугыштан бик соңарып кайтса да, үкенерлек булмады.
Саимә МОРЗАХАНОВА
Бердәмлек
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев