Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

«Бабай өчен мин оялып утырдым» (редакциягә килгән хат)

Бу хәл кешеләр әле үзләренең хәләл хезмәтләре белән тапкан акчаларын пластик карточкаларга ышанып тапшырырга курыккан, шуңа күрә шәхсән банкка килеп, чират торып, акчаны кассир кулыннан алуга өстенлек биргән (алар уйлавынча, шулай күпкә ышанычлырак) заманда булган иде.

Институт тәмамлагач, язмыш мине банкка экономист эшенә китерде. Кешеләр белән аралашу өчен, хәтта эш тәҗрибәсе булмаган, яшь кызларны җыйдылар, төп шарт – мөлаем кыяфәт, сөйләшә белү һәм эшләргә теләк булу. Без клиентлар белән килешүләр төзибез һәм шулар буенча процентлар түлибез. Процент түләүләрен ай саен ала торган килешүләр төзүчеләр күп иде. Ягъни, андый кешеләр ай саен банкка килә. Акчаларын пластик картага күчерү кебек җайлырак вариант та бар иде, әлбәттә. Тик, күп кенә клиентлар фикеренчә, акча бирүче кассир һәм барлык кәгазьләрне рәсмиләштерүче экономист белән тере аралашу ышанычлырак һәм кызыклырак.

Күп кенә клиентларның хәтта яраткан экономистлары да бар иде. Алар фикеренчә, калганнарга караганда яхшырак эшләүче нәкъ менә «шул кызга» эләгү өчен алар чиратларын үткәреп җибәрергә дә әзер иде. Мин язасы Мәхмүт бабай (исемен үзгәртәм, ачуланмассыз) шундый клиентларның берсе булды. Аңа, эш өстәле минекенә орынып торган, экономист Гүзәлия бик тә ошый иде. Мәхмүт абый колак аппараты кигән һәм кәкре башлы таягын үзеннән калдырмаган җитмеш яшьләр тирәсендәге карт. Ай саен, безнең бүлеккә процентларын алырга килгәч, бүлмә чатындагы урындыкка утырып, үзен Гүзәлия чакырганны сабыр гына көтеп утыра. Һәрвакытта да Гүзәлиягә сузарга кесәсендә берничә кәнфите һәм «нинди әйбәт кыз» темасына бер олау комплименты була.

Һәм менә бервакыт Мәхмүт абый чираттагы процент түләүләре артыннан килде. Гүзәлия өстәле артына утырды һәм кәнфит белән сыйлый-сыйлый:
– Гүзәлия, кызым, син бүген бигрәк матур. Ә бу блузкаң бигрәк тә килешә үзеңә! – дип тәмле сүзләрен яудыра.
Гүзәлия авызын ерып:
– Әй, Мәхмүт абый, рәхмәт инде, сез шундый игътибарлы, – дип, аның кулындагы килешүне алып, процент акчаларын бирү өчен документлар тутырырга тотынды. «Расходный ордер»ны пичәтләп, имзасын куйдыру өчен аны яраткан клиентына сузды.

– Гүзәлиякәй, монда ниндидер хата киткән, кызым. Минем акча күбрәк булырга тиеш. Син ялгышкансыңдыр, мөгаен. Тикшер әле.
– Кайда ялгышкан? – дип, кабарына язды мондыйны көтмәгән Гүзәлия. – Мин бит калькуляторда исәпләмәдем, миңа программа шундый сумманы бирә. Монда ялгыш була алмый!
– Ә син, кызым, калькуляторда исәпләп кара. Минем исәпләүләр буенча башка сумма булырга тиеш! – дип бирешми бабай да.
– Ой, Мәхмүт абый, калькуляторда да санарга була, әмма программа ялгыша алмый.
– Ә син исәплә! – дип үз сүзендә торды бабай һәм үзенең килешүен сузды.
– Әйдә саныйк һәм барысы да тәртиптә булуына ышаныйк.

Гүзәлия Мәхмүт абый кулыннан килешүне алды да, сөйләнә-сөйләнә хисаплый башлады:
– Тәәәк, килешү суммасын... 19%ка тапкырларга..., аңламыйм че-то..., тәк, тагын бер кат исәплибез... не может быть!
– Вәт! Әйттем бит! Хата киткән! Программагыз ватылгандыр, мөгаен! – дип шатланып ысылдады бабай.
– Моның булуы мөмкин түгел! – дип килешмәде Гүзәлия, – барысын да тикшерергә кирәк! Тәк, тәк, тәк... не поняла! Программада сезнең еллык 17 процент күрсәтелгән, ә килешүегездә 19 дип язылган... сәер!
– Вәт! Әйттем бит! Программагыз ватылган!
– Тәк, килешү номеры... Хәзер-хәзер... – дип, тынычланмады Гүзәлия.

Ул, артта торган шкаф янына килеп, банкта сакланучы килешүләрне актара башлады:
– Килешү, номеры... Таптым! Карыйк... Мәхмүт абый, ә килешүнең безнең экземплярында сезнең еллык 17% дип язылган! Һәм имза сезнеке! Дөрес бит? Йә, бирегез әле сезнекен, тагын бер кат карыйм!
Ул процент билгесе янындагы 19 санын җентекләп карый башлады һәм кемнеңдер бик сак кына кара ручка белән 17 санына 19 килеп чыгарлык итеп койрык ясап куюын күреп алды.

– Мәхмүт абый, сезнең яшьтә мондый эшләр белән шөгыльләнү бер дә матур түгел инде, – дип, картны шелтәли башлады.
– Китер монда минем процент­ларны һәм мин китәм! – дип, кискен туктатты аны бабай.
Гүзәлия аңа бая ук бастырып чыгарган 17%лы сумма белән ордерны сузды. Карт имзасын куйды да, акчасын алырга кассага китте. Шуннан соң ул башка экономистлар өстәле янына утыра башлады, ә килешү вакыты чыккач, акчаларын алды да, башка күренмәде.
Менә шундый хәлләр дә була. Хәтта олы яшь тә зирәклек һәм намуслык күрсәткече түгел. Ул бабай өчен мин оялып утырдым ул вакытта. Гомумән, кайчакта олы яшьтәге әби-бабайлар әллә нинди шаккаткыч эшләр майтара. Нидер җитмәүдәнме ул, дөньясына ачуданмы – аңламассың...

Динара С.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев