Ак буяулы язу (редакциягә килгән хат)
Стенадан иске обойларны куптара башладык. Ниһаять, залның бер стенасы гына калды, без әни белән астан куптарабыз, әти өстәлгә басып, өстән. Ул безгә, бер мәлне, башларыбызны күтәреп карарга кушты. Стенадагы язуларны күреп, шаккаттык. Алар зур итеп, ак буяу белән язылган иде...
Безнең ике фатирыбыз бар. Аларның берсенә озак вакытлар кермәдек тә, яшәмәдек тә, шулай буш торды. Ул безгә әбидән калды. Советлар Союзында төзелгән, халык телендә «хрущевка» дип йөртелә торган, иске типтагы йортта.
Миңа уналты яшьләр иде һәм без әти-әнием белән анда ремонт ясарга булдык. Мин аерым яшәргә теләк белдерсәм, урын әзер була. Фатир озак вакыт буш торганга, анда тузан кишер чәчәрлек, әмма үзенә күрә бер әкияти атмосфера хөкем сөрә иде. Без анда ишек ачып кергәндә, кояш нурлары күптән юылмаган тәрәзә пыяласы аша узып, шундый матур булып бүлмәгә сузылган иде. Эх, шунда күзләр белән генә фотога төшереп булса, ә?! Кул астында фотоаппарат юк иде шул.
Фатирдагы барлык әйберләр, җиһазлар, иске гәҗитләр («Яшел Үзән»гә гомере буе язылды, чын) һәм журналлар, әби ничек куйган – барысы шулай үз урыннарында ята. Шкафта бабайның шинеленә кадәр эленеп тора. Иске сервантта чәй сервизлары, шкатулкада кызыл гәрәбә муенса, зур кызыл кашлы йөзек һәм төрле матур төймәләр... Мин шуларны шуның кадәр йотлыгып карадым, алардан ниндидер җылылык бөркелә кебек тоелды.
Без эшне әбинең (әйе шәһәрдәге әнинең әнисенә «әби», ә әтинең авылдагы әнисенә «дәү әни» дип дәшә идек) әйберләрендә актарынудан (гафу итегез, «перебирать» сүзенең татарчасын белә алмадым) башладык. Һәр шкаф киштәсен бушаткан саен кызыклырак була барды, мин инде бигрәк тә нәрсәгә тотынырга белмәдем. Бабайның сугыштан язган хатлары табылды, күкеле сәгать килеп чыкты, театр карый торган бинокль, элекке фотоаппарат пленкалары, стереоскоп (элекке фотопленкаларны карый торган җайланма ул шундый), лото һәм тагын бик-бик күп кызыклы әйберләр. Әлеге раритет әйберләрне карау безгә шундый рәхәтлек бирде (белмим, әти белән әнигә ничек булгандыр минем бетмәс кызыксынулы сорауларыма җавап бирәсе).
Ике көн буе без «актарындык», ташлыйсын – ташладык, юасын-юдык, кирәклеләрен төреп, тутырдык. Җиһазларның берникадәрен дачага илттек тә, ремонтка әзерләндек. Иң зур бүлмә булганлыктан, залдан башларга булдык. Стенадан иске обойларны куптара башладык. Элек ул обойларны нәрсә белән ябыштырдылар икән? Алар бит әле 5-6 кат, өсте өстенә ябыштырылган – һич кенә дә куба торган түгел. Әллә ничә юешләтеп, пычаклар белән кыра-кыра гына булдырдык без аны. Мине хәзер нәкъ шундый иске фатирда обой куптарып караган кеше генә аңлый, калганнар күз алдына да китерә алмый бу эшне. Ниһаять, залның бер стенасы гына калды, без әни белән астан куптарабыз, әти өстәлгә басып, өстән. Ул безгә, бер мәлне, башларыбызны күтәреп карарга кушты. Стенадагы язуларны күреп, шаккаттык. Алар зур итеп, ак буяу белән язылган иде.
Әти тизрәк обойларны куптара башлады, без дә әни белән аңардан калышмадык. Аруларыбызны да онытып, булдыра алганча тиз-тиз эшләдек. Стена чистартып беткәч, язуны тулысы белән укый алдык. Ул түшәмнән алып идәнгә чаклы иде.
Матур хәрефләр белән анда мондый сүзләр язылган иде: «Саулармысез, яхшы кешеләр. Сезнең монда булуыгызга, бу урынны онытмавыгызга һәм кайгыртуыгызга без бик шат. Әлеге юлларны кем укыганын без белмибез, балалар, оныклар, ә бәлки инде оныкчыклардыр. Шуны җиткерәсебез килә: бу өйдә мәхәббәт һәм бәхет күп булды. Без монда яшәдек, монда безнең иң матур елларыбыз узды. Үзебезнең искиткеч балаларыбызны тәрбияләдек һәм аларга бирә алганның барысын да бирдек. Бу урынның сезнең өчен дә, безнең кебек үк бәхетле булырдай торак, җылы һәм уңайлы фатир булыр дип, чын күңелдән өметләнәбез».
Әни елап җибәрде. Бу аның әти-әнисе исеменнән, әнисе куллары белән язылган иде. Бу – әнинең һәм абыйларының балачагы үткән урын иде. Ул идәнгә утырды да, язуны кабат укып чыкты. Аннары, торып, күрше бүлмәдән иске фотоларны кулына алды да, тавышында ниндидер бер җылылык белән, балачагына бәйле төрле хатирәләрен сөйләргә тотынды. Бу фатирга шуның озаклыгы килмәве өчен аңа оят иде. Әмма балачак хатирәләре аның күңелен күтәрде, без көлештек һәм шатландык.
Ремонт тәмамланды. Ләкин, кыек булуына карамастан, без стенадагы язуга тимәдек, аны тигезләп, штукатурламадык. Киләчәк буыннар да обойларын яңартканда күреп, укысыннар һәм бу йортта бәхет булуын белсеннәр, дидек.
Инде үземнең балаларым үсеп, үз ояларын корды, ә мин ирем белән шул әбием фатирында яшим. Биредә чынлап та рәхәт һәм без бәхетле гомер итәбез. Улым бер әйтеп карады, әйдәгез, иркен, заманча фатирга күчегез, монысын сатыйк, дип. Мин ризалашмадым. Әлбәттә, теге язуны балалар да белә, чөнки обойлар инде әллә ничә төрлегә алышынды, ә стена шул килеш кала бирә. Бик кадерле ул язу безгә…
Яшел Үзәннән Зилә булам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев