«Мин сезне шаккатырмаганмындыр бит, хәзрәт?»
Позитив карашлы уртача яшьләрдәге мулла бер көнне кемнедер кафега кереп утырып көтеп торырга булган. Рамазан ае булганлыктан, анда кеше дә булмаган, диярлек. Әмма ул бер өстәл артында, үз мәхәлләсендәге бер егетнең тәмләп ашап утырганын күреп, аптырап кала.
– Мин сезне шаккатырмаганмындыр бит, хәзрәт? – дигән егет, авызын ерып.
– Ах! Син мөгаен бүген уразага керергә оныткансыңдыр?
– Юк, ураза тотарга кирәклеге минем исемдә.
– Алайса, син авырудыр. Табиб сиңа ашамыйча торуны тыйгандыр.
– Юк. Мин сәламәт.
Бу сүзләрне ишеткәч, мулла карашын өскә төбәгән дә:
– Яшь буын безгә нинди үрнәк күрсәтә, Аллаһым! Күрәсеңме, бу егет ялганламас өчен хәтта гөнаһларын танудан да баш тартмый! – дигән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев