Үсентеләр өчен 3 файдалы ашлама
Май бәйрәмнәренә үз яшелчәләрегезне үстерәсегез киләме? Тәрәзә төпләрендәге үсентеләр инде гөрләп утыра, ә иртә утыртучылар кыяр-помидорларыннан авыз итәргә хыяллана. Әгәр сез әле яңа гына орлыкларны туфракка төрткән булсагыз, бу киңәшләр сезнең өчен.
Фото: редакция архивыннан
Үсентеләр нык булсын дисәгез, тәҗрибәле бакчачыларның халык чараларын кулланыгыз.
Бәрәңге пешкән су – кыйммәтле ашлама
Гадәттә без бәрәңге пешкән суны түгеп бетерәбез. Моннан соң алай эшләмәгез! Суынган бәрәңге суы – үсентеләр өчен бик файдалы ашлама. Крахмал һәм минерал матдәләргә бай булган бу су үсемлекләрнең үсешен тизләтә.
Әзерләү ысулы:
Суынган бәрәңге суына бер тамчы йод тамызыгыз.
Яхшылап болгатыгыз.
Атнага бер тапкыр помидор үсентеләренең тамыр төбенә сибегез.
Нәтиҗә: Үсентеләр ныгый, яфраклары куерып үсә, сабаклары юанлана.
Банан кабыгыннан ашлама – табигый тукландыру
Банан кабыклары – калий, фосфор һәм магний чыганагы. Бу минераллар үсентеләрнең тамыр системасын ныгытуда мөһим роль уйный.
Куллану ысулы:
Үсентеләрне күчергәндә яки пикировкалаганда, савыт төбенә бераз туфрак салыгыз.
Аның өстенә вак итеп туралган банан кабыгын җәегез.
Кабат туфрак салып, үсентеләрне утыртыгыз.
Нәтиҗә: Кабык туфракта череп, җылы бүлеп чыгара, тамырларны ныгыта һәм үсемлеккә кирәкле минерал матдәләрен бирә.
Суган кабыгы төнәтмәсе – авырулардан саклаучы
Суган кабыгыннан әзерләнгән төнәтмә – үсентеләр өчен универсаль чара.
Ул:
- файдалы матдәләргә туендыра;
- авырулардан (кара аяк, грибок) саклый;
- зарарлы бөҗәкләрне (листовертка, тля) куркыта.
Төнәтмә әзерләү:
Бер стакан суган кабыгына ике стакан су салыгыз.
Кайнатып чыгарыгыз.
Ике тәүлек төнәтегез.
Кулланыр алдыннан сөзегез.
1:10 нисбәтендә су белән катнаштырыгыз.
Куллану ысулы:
Профилактика өчен – атнага бер тапкыр сибегез.
Авыру яки бөҗәкләр күренсә – төнәтмәгә бераз сыек сабын өстәп, яфрак-сабакларын коендырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев