Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Укроп тизрәк тишелсен өчен, орлыгын чәчәр алдыннан җебетергә, ә ул тәмле һәм куе булсын өчен – ашларга кирәк.

Беренчедән, нашатырь спирты катнашмасы белән коендырырга.

Әлеге спиртта укропның яшел массасын үстерү өчен җитәрлек күләмдә азот бар. Аммиак аркасында ул яхшы үзләштерелә дә әле. Мондый ашламаны әзерләү өчен бер литр суга бер чәй кашыгы аммиак кушарга һәм укропны коендырырга.

Икенчедән, көл кушу ярдәмендә. Агач көлендә булган калий һәм фосфор – укроп яхшы үссен өчен кирәкле элементлар. Бер чиләк суда бер аш кашыгы нашатырь спирты һәм бер стакан көл эретергә кирәк. Килеп чыккан катнашманы сөзәргә һәм укропка сибәргә. Моны утыртканнан соң бер атнадан эшләргә һәм аннары атна-ун көнгә бер тапкыр кабатларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев