Бакырчы авылы мәдәният йорты алдында «Кабак бәйрәме» узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакырчы авылы мәдәният йорты алдында «Кабак бәйрәме» узды

Бу хакта Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева хәбәр итә.

Бу көнне без табигатьнең иң юмарт һәм файдалы бүләге булган кабакны олыладык. Бәйрәм кысаларында оештырылган күргәзмә һәркемне таң калдырды:

  • Хуш исле, тәмле кабак ризыклары пешереп алып килдек;
  • Сары алтын сыман кабаклардан төрле искиткеч әйберләр һәм кул эшләнмәләре ясадык.

Бәйрәмгә килүче тамашачылар күргәзмәне зур кызыксыну белән карадылар. Без бергәләп иң шәп рецептлар белән уртаклаштык, кабакның кеше сәламәтлеге өчен нинди зур файдага ия булуы турында сөйләдек.

Йөрәкләрне җылытучы матур җырлар тыңлап, кабактан пешерелгән кайнар, тәмле ризыклар белән чәй эчеп, күңел ачтык. Көзге көнне бергәләп шундый дустанә һәм җылы мохиттә үткәрүебезгә бик шатбыз!


Нет комментариев