Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Көзен организмны витаминнар белән ныгытырга кирәк

Чөнки суыклар башлану, якты көн озынлыгы кимү, сезонлы җиләк-җимеш ашауның азаюы – болар барысы да халәтебезгә (физик яктан гына түгел, кәеф төшенкелегенә дә) тәэсир итми калмый.

Бу очракта витаминнарның безгә ничек ярдәм итә алуы турында аңлашыйк.

Иммунитетка булыша. Көннәр салкынайта башлау белән, вирус һәм инфекцияләргә каршы тору өчен, организм өстәмә ярдәмгә мохтаҗ. С, Е витаминнары һәм цинк иммун сис­темасын ныгыта.
Арыганлык һәм апатия белән көрәшә. Көзен көннәр кыскара, кояш та азая. Шул сәбәпле кеше кәефендә дә үзгәрешләр башлана: йокы килә, сүлпәнлек баса. В төркеме витаминнары (бигрәк тә В12) һәм фолий кислотасы әлеге симптомнар белән көрәшә, энергияне арттыра, кәефне күтәрә.

Продуктивлык үсә. Көз җитү белән күпләребез өстәмә энергиягә мохтаҗ. В6 һәм В12 витаминнары чыдамлыкны, энергияне һәм игътибарлылыкны арттыра. Бу үз чиратында нәтиҗәлелекнең һәм гомуми халәтнең яхшыруына китерә.

Тән тиресенә булыша. Салкын ел фасылында тире коры һәм ялкынсынуга тиз бирешүчән була. А һәм Е витаминнары тиредә дым һәм эластиклыкны сакларга, ә С витамины аның яшәрүенә, тышкы тирәлекнең зарарлы тәэсиреннән ярдәм итә.

Витаминнарга ихтыяҗны берь­юлы бетерү өчен балансланган комплексын сатып алып кулланучылар да елдан-ел арта. Чөнки организмга җитәрлек витаминны алу өчен төрле ризыкны килограммлап ашарга кирәк булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев