Больницадан чыккач аерылырга булдым (редакциягә килгән хат)
Авырып киткән балам белән хастаханәдә ятуның минем өчен соңгы елларда иң яхшы вакыйга булуын аңлагач, иремнән китәргә карар кылдым. Инфекцияле авырулар бүлеге курорт кебек тоелды миңа. Чөнки анда миңа, өйдә ирем янындагыга караганда, күпкә җиңелрәк, тынычрак һәм рәхәтрәк иде.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Без Руслан белән биш ел бергә, улыбызга дүрт яшь. Гадәти гаилә. Мин дүрт елдан бирле хуҗабикә – ирем бала белән өйдә утыруымны теләде. Ул акчаны җитәрлек эшли, нигә улым белән булмаска әле, дип уйладым. Эх, ялгышканмын. Эшләргә кирәк булган, ничек тә өйдән чыгарга. Ә мин, әни булу – бәхет, ирем булыша, дип ышандым. Булышмады. Бөтенләй. Мин көне буе бала белән өйдә, йорттагы барлык эшләр минем өстә. Хәтта ял көннәрендә дә. Чөнки ирем атна буе эшли һәм арый, ә мин бернинди ялларсыз хезмәт итәм һәм арымыйм. Ул акча алып кайта, калган барлык тормыш йөге минем өстә: җыю, юу, пешерү, кибет, балалар бакчасы, түгәрәкләр, табиблар, һ.б.
Мин дә арыйм дип аңлатырга тырышып карадым. Дүрт яшьлек бала – ураган, бер урында өч секунд та утырып тормый. Көндез өлгермәгән эшләрне төнлә эшлим, шуңа соңгы тапкыр йокымның кайчан туйганын да хәтерләмим, зомбига әйләндем. Руслан тыңлап тора, баш селки һәм бернәрсә дә эшләми. Бала белән эштән кайткач та уйнамый, улыбызның нәрсә теләгәнен дә аңламый. Душка биш минутка көчкә кереп чыгам, чөнки баланы нишләтергә белми. Әле бит ял көннәрендә өйдә дә тыныч булырга тиеш, чөнки ир ял итә, арыган.
Ә мин үземнең ни дәрәҗәдә арыганымны хастаханәгә эләккәч кенә аңладым. Безне кырыкка якын температура һәм ротовирус белән ашыгыч ярдәм машинасы алып китте. Беренче көн авыр булды: капельница, анализлар, бала коса, температурасы төшми. Кичкә аяксыз һәм хәлсез калдым. Улымның кроваты янында раскладушкада мизгел эчендә йоклап кителгән. Иртән шундый йокым туеп уяндым, чөнки бала да йоклады. Икенче көнне хәле җиңеләйде. Улым белән рәсемнәр ясадык, китап укыдык, мультиклар карадык. Доктор көнгә бер кереп карый.
Тәмам. Миннән башка беркем дә, берни дә таләп итми. Бернинди эш юк. Иң мөһиме – Руслан юк, аның көен көйлисе юк, кимчелекләремне әйтүче юк. Тыныч. Өченче көндә үземә рәхәт булуын тойдым. Нормально гына түгел, яхшы һәм рәхәт. Авыру бала белән хастаханәдә утырам һәм миңа өйдәгегә караганда күпкә яхшы. Шул уйдан өстемә салкын су сипкәндәй айнып киттем. Әгәр дә хастаханә – ял икән, өй нәрсә алайса? Тәмугмы? Ике урынны чагыштыра башладым: больницада, ниһаять, йокым туйды; ашарга пешерергә кирәкми – өйдә көнгә өч тапкыр пешерәм, чөнки Руслан яңа пешкәнне генә ашый; тыныч, ә өйдә ирем көтмәгәндә кунаклар да чакырырга мөмкин; беркем бернәрсә таләп итми, ә өйдә мин тәүлек әйләнәсе хезмәт күрсәтәм.
Шуларны уйлап, миңа ирем белән яшәве бик авыр булуын аңладым. Ул миңа терәк тә, ярдәмче дә түгел. Ул – өстәмә йөк, тагын бер бала. Таләпчән, тәнкыйтьләүче һәм минем тырышуларыма алмашка бернәрсә дә бирмәүче. Хастаханәдә дүртенче көнне аерылырга карар иттем. Чөнки, инфекция бүлеге – курорт, ә өйдә – каторга икән, нәрсәне сайларга тиеш инде мин? Яшәүне, тормышны.
Бер атнадан улым белән өйгә кайттык. Иремнән беренче сүз «ужин буламы» иде. Мин аңа карап каттым. Каршымда баланың хәлен дә сорамаган, бары тик үзенең ашказаны гына борчыган ир тора. «Юк, ужин булмый, аерылышу була», – дидем. Барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп аңлаттым. Ул ышанмады, әлбәттә, куркытам гына дип уйлады. Ә мин бер атнадан гариза яздым. Башта каенанам килеп озак итеп лекция укыды, аннары үземнең әни. «Шундый яхшы ир, эчми, акча эшли, маеңа чыдаша алмыйсың, бала турында уйла, һ.б.».
Ә мин берсен дә тыңламадым. Чөнки хастаханә белән өйдәге аерма ярылып ята иде. Руслан соңга кадәр ышанмады, үзгәрмәде дә – бу минем дөрес юлда булуымны ныгытты гына. Кире уйлармын дип көтте. Уйламадым. Мине беркем аңламый. Ике як әти-әниләр дә мине әрли, иптәш кызлар да бу адымымны хупламый. Гомумән, барысы да мине тилегә саный. Түзәргә кирәк, барысы да шулай яши, үкенерсең – соң булыр, диләр.
Бәлки үкенермен, белмим. Әмма әлегә бер тамчы да үкенмим. Руслан хәзергә кадәр аңламый: «Нишләдем соң мин шуның хәтле аерылышырлык?» – ди.
Эшләмәдең шул. Бернәрсә дә эшләмәдең. Син бары тик бар идең. Зур бала урынына. Ә мин ике балага хезмәт күрсәтеп арыдым. Ирем була торып, тормышны ялгызым тартып арыдым. Минем ял итү өчен хастаханәгә кереп яту турында хыялланасым килми. Бәлки мин начар хатын, начар әнидер, гаилә хакына түзәргә кирәктер. Әмма мин башка болай яши алмыйм. Хастаханә минем күзләремне ачты. Башкача да булырга мөмкин икәнен күрсәтте. Проблеманың балада да, миндә дә түгеллеген күрсәтте. Проблема иремнең терәк түгел, ә йөк, өстәмә мәшәкать булуында. Мине юләрлектә гаепләсеннәр, әмма мин әлеге йөктән башка яшәүне сайлыйм. Аңламасыннар. Мин үзем аңлыйм да, беләм дә. Шул җиткән.
Чөнки, авыру бала белән хастаханә – иң яхшы ял булып тоелган икән, бу нәрсәне булса да аңлата бит инде. Димәк безнең гаиләдә нәрсәдер төзек түгел. Мин аны төзәтергә җыенмыйм, ә китәм. Мине әлеге хатымны укучылар да аңламас, гаепләр, бәлки. Ә сез уйлап карагыз: мин картаеп үлгәнче шулай хезмәт күрсәтүче булып яшәячәкмен – белә торып шуны сайлыйммы?! Юк инде! Мин яшәүне сайлыйм.
Бу хатымны минем кебек яшәгән хатын-кызларның күзләрен ачу өчен яздым. Барысының да хастаханәдә ял итеп караганы юктыр...
Сафиуллина И. Яшел Үзән – Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев