Бүген иртән үк сайлау участогында бәйрәм рухы хөкем сөрде. Сайлаучыларны мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән матур концерт программасы белән каршы алдылар.
Олы Ачасырда барлыгы 448 сайлаучы теркәлгән. Авыл җирлеге башлыгы Илнур Саттаров сүзләренчә, сайлау оешкан төстә бара, халык актив катнаша. Бүген авылда өч кеше беренче тапкыр тавыш бирде.
Сәламәтлекләре аркасында сайлау участогына килә алмаучы өлкәннәр дә игътибарсыз калмады – комиссия вәкилләре аларның өйләренә барып, тавыш бирү мөмкинлеге тудырды.
Олы Ачасырда сайлау көне — активлык, җылылык һәм матур кәеф белән дәвам итә!
Нет комментариев