Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тиз – хачапури

Бик җиңел һәм тиз әзерләнә. Бу ризык чәй янына да, болай ашарга да кулай – табыш инде менә! Һичшиксез әзерләп, авыз итеп карагыз, үкенмәссез.

Кирәк:
Каты сыр (уылган) – 200 гр
Укроп (яки үзегез яраткан
яшел үләннәр) – 100 гр

  • Йомырка – 2 данә
  • Каймак – 200 гр
  • Он – 2 аш кашыгы
  • Үсемлек мае – 2 аш кашыгы

Продуктларның барысын да берьюлы салабыз: уылган сыр, ике йомырка, каймак, туралган укроп һәм өеп ике кашык онны кушып болгатабыз.
Табага үсемлек маен салып, сырлы массаны шунда бушатабыз.
Уртача утта алтынсу төскә кергәнче ике яклап, беренче ягын капкач астында, аннары сак кына әйләндереп, икенче ягын капкачсыз кыздырабыз. 12 минутлап вакыт үтә.
Тиз-хачапури кайнар килеш тә, салкын килеш тә бик тәмле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев