Телефон да пычрана: гаджетлар һәм сәламәтлек
Бүгенге көндә без гаджетлардан аерылмыйбыз диярлек: телефон кулдан төшми, һәрчак янәшә. Кулларны инфекция чыганагы дип санап, еш юсак та, телефоннар турында еш кына онытабыз.
Фото: ясалма интеллект
Өстәвенә, күпләр катлаулы техникага зыян килер дип, аны юарга яки дезинфекцияләргә курка.
Ә бит телефонны без даими рәвештә йөзгә якын китерәбез, сөйләшкәндә аңа төкерек тамчылары, сулыш аша бүленгән дым эләгә, кайчак ул авызның лайлалы катламы белән дә кагыла. Шуңа күрә телефон өслеге микроблар үрчү өчен иң уңай мохитләрнең берсе санала. Белгечләр фикеренчә, кесә телефоны тирә-юнебездәге иң пычрак предметларның берсе булырга мөмкин.
Инфекциядән ничек сакланырга?
Белгечләр берничә гади, ләкин мөһим киңәш бирә:
- Иң беренче чиратта, кул гигиенасын төгәл үтәргә кирәк. Җәмәгать урыннарыннан, транспорттан, бәдрәфтән соң кулларны сабынлап юыгыз. Үзегез белән спирт нигезендәге антисептик йөртү дә бик файдалы.
- Телефонны даими рәвештә антисептик чаралар белән эшкәртергә онытмагыз, бигрәк тә йөзгә тиеп торган урыннарын. Әгәр чехол кулланасыз икән, аны салып, аерым чистартырга кирәк.
- Күпчелек гаджетлар өчен спиртлы чаралар кулай: алар микробларны, шул исәптән вирусларны да, нәтиҗәле юк итә, тиз кибә һәм өслеккә зыян салмый.
- Җәмәгать урыннарыннан кайткач, эш көне ахырында телефонны эшкәртү – мәҗбүри гадәткә әйләнергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев