Тавыкларның кышын да йомырка салуын тәэмин итүче гади рецепт
Хәзер авылларда кош-корт та асрамаучылар күбәеп бара. Ә шәһәр җирендә, киресенчә, үз йорты белән торучылар гына түгел, хәтта дачаларында да кача-поса тавык асрап, үз йомыркаларын ашаучылар арта.
Фото: ясалма интеллект
Әмма ул «кыртлыбикәләр» кыш айларында үз бурычларын бик теләмичә генә башкара шул. Яхшылап ашатуга да карамыйлар, ялындыралар. Шулай да, махсус әзерләнгән сый-нигъмәттән соң нәтиҗә булмый калмый. Өй шартларында мондый «дөрес» азыкны һәркем ясый ала.
ТАВЫК ӨЧЕН ӨСТӘМӘ ТУКЛАНДЫРУ
Ул – кишер, бәрәңге, кәбестә, ташкабак кабыкларыннан яки тулаем әлеге яшелчәләрдән,шулай ук арпа һәм шундый ярмалар катнашмасыннан гыйбарәт. 20 тавыкка 5 литр чамасы кирәк булачак. Пешкән боламыкны яхшылап изәргә. Ә хәзер тавыкларга салкыннарда да йомырка салырга ярдәм итүче серле катнашманы өстәргә кирәк булачак. Ул да булса – теләсә кайсы кибеттә сатыла торган гап-гади коры чүпрә. Әлеге күләмдәге боткага нибары 100 грамм кушып, яхшылап болгатырга. Мондый файдалы тәмлүшкә белән тавыкларыгызны атнага ике тапкыр сыйласагыз, нәтиҗәсе озак көттермәс.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев