Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#кирәклекиңәшләр

Тавыклар йомырка салмаса нишләргә?

Кайвакыт тавыклар йомырка салуны туктата. Нәрсә эшләргә? Бу проблеманың 5 төп сәбәбе бар — аларны аңлап, хәлне тиз арада төзәтергә мөмкин.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

1. Стресс — беренче дошман

Тавыклар — бик тәэсирчән кошлар. Алар өчен стресс китерерлек факторлар:

  • эт, карчыга, киек яки башка ерткычлардан курку;
  • хуҗаның кычкыруы яки кискен тавышлар;
  • озак сусыз яки азыксыз тору.

Натиҗә: йомырка салу туктала һәм бер айга кадәр сузылырга мөмкин.

Нишләргә?
Тавыкларны әйләнә-тирә куркынычтан саклагыз, алар белән йомшак мөгамәләдә булыгыз, көндәлек рационга игътибар итегез. Аларны яратып, саклап тәрбияләгәндә генә мул уңыш алырсыз.

Мөһим киңәш:
Йомырка салган тавыкны көчләп астыннан йомырканы алмаска тырышыгыз. Ул йомырка салганнан соң 1–2 минут дәвамында күкәйлектән киләсе сарысы әлегә формалашып өлгермәгән була. Бу вакытта аны борчысагыз — организмдагы табигый процесс бозылырга мөмкин.

2. Җәйге эссе һава торышы

Тавыклар эсседә йомырка салырга яратмый, яки аны тезләп яшерен урыннарга сала башлый.

Нишләргә?

  • кетәклекнең барлык чат-чотларын тикшерегез;
  • кошларның тышта йөри торган урыннарын караштырыгыз;
  • алар йомырканы мондый урыннарга салырга мөмкин:
  • үлән яки кычыткан арасына;
  • әрекмән яфрагы астына;
  • комлыкка;
  • утын-чүп арасына.

Җәен аларга салкын, җилләтмәле урын булдырырга тырышыгыз.

3. Кыш — хәрәкәтсезлек чоры

Кышын тавыклар бик аз хәрәкәт итә, нәтиҗәдә симерә һәм йомырка салу начарлана.

Чишелеш:
Атнага бер тапкыр кетәклеккә кәбес (яки башка күтәренке әйбер) асып куегыз. Тавыклар аны сикереп, хәрәкәтләнеп, формада кала. Хәрәкәт — сәламәтлек гарантиясе.

4. Пешмәгән ит яки балык бирү

Тавыкларга чи (пешмәгән) ит яки балык бирергә була, әмма:

  • сирәк кенә;
  • аз күләмдә;
  • ашатканнан соң башлы суган бирергә кирәк.

Ни өчен?
Артык аксым организмга эләккәч, тавыкларның эче китә, арт яклары пычрана. Бу — артык аксымны организм чыгару сигналы. Әгәр суган белән ашатсагыз, аны эшкәртү җиңеләя.

5. Каты яңгырдан соң: дым һәм инфекция

Яңгырдан соң дымлы җир — авырулар өчен уңай мохит.

Профилактика:
Тавыкларга ай саен башлы суган бирергә кирәк:

  • коры вакытта — 1–2 тапкыр;
  • яңгырлы чорда — 2–4 тапкыр айга.

Суган — табигый антибиотик. Ул йомырка сыйфатын яхшырта, тавык сәламәтлеген ныгыта, зыянлы бактерияләрне бетерә.

Йомгак: 5 төп кагыйдә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев