Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Суперинфекция нәрсә ул?

Кыш көне сулыш юллары инфекцияләре — грипп һәм ОРВИ белән авыру очраклары арта. Белгечләр исә тагын бер куркыныч турында искәртә: суперинфекцияләр.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, суперинфекция — бу төп инфекция фонында икенче, еш кына бактериаль инфекция кушылу. Мәсәлән, грипптан соң пневмония, бронхит яки отит барлыкка килергә мөмкин.

Мондый очракларда авыру күпкә авыррак уза, дәвалану озакка сузыла, өзлегүләр куркынычы арта.

Кемнәр аеруча куркыныч төркемдә?

Белгечләр түбәндәге категория кешеләргә аеруча игътибарлы булырга киңәш итә:

  • хроник авырулары булганнарга;
  • өлкән яшьтәгеләргә;
  • кечкенә балаларга;
  • йөкле хатын-кызларга;
  • операциядән соң тернәкләнүчеләргә.

Иммунитет какшау, антибиотикларны үз белдегең белән куллану һәм шәхси гигиенаны үтәмәү суперинфекция барлыкка килү ихтималын арттыра.

Авыруның төп билгеләре

Әгәр температура төшкәннән соң кабат күтәрелсә, гомуми хәл кискен начарланса, яңа симптомнар барлыкка килсә, бу суперинфекция билгесе булырга мөмкин. Иң еш очрый торган өзлегүләр — пневмония, бронхит, отит.

Ничек сакланырга?

Сәламәтлекне саклау өчен табиблар түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә:

  • табиб билгеләгән дәвалауны төгәл үтәргә;
  • антибиотикларны үзалдыңа кулланмаска;
  • өйдә чисталык сакларга, бүлмәләрне даими җилләтергә;
  • шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә;
  • авыру кешеләр белән аралашуны чикләргә;
  • организмны ныгытырга.

21 гыйнварда ОРВИ һәм гриппны профилактикалау көне билгеләп үтелә. Бу дата сулыш юллары инфекцияләреннән саклануның мөһимлеген тагын бер кат искәртә.

Грипп — кискен вируслы авыру. Ул һава-тамчы юлы белән тарала һәм җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә белгечләр вакцинация узуны грипптан саклануның иң нәтиҗәле ысулы дип саный.

Үзлегеңнән дәваланма!

Табибларга мөрәҗәгать итмичә, даруларны үз белдегең белән кабул итү сәламәтлек өчен куркыныч. Бу авыруның яшерен рәвештә үсүенә, өзлегүләргә һәм даруларга күнегү барлыкка килүгә китерергә мөмкин.

Гади ОРВИ вакытында антибиотиклар файда китерми. Дәвалау схемасын бары тик табиб кына билгели ала.

Белгечләр киңәше

Авыруның беренче билгеләре күренү белән үк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вакытында күрсәтелгән медицина ярдәме авыруны җиңелрәк уздырырга һәм өзлегүләрне булдырмаска ярдәм итә.

Үзегезне саклагыз, сәламәт булыгыз!

Материал Роспотребнадзор белгечләре тәкъдимнәре нигезендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев