Шомырт чәчәгеннән кайнатма
Шомырт чәчәге кайнатмасы хуш исе белән аерылып тора һәм вирусларга, ялкынсынуга каршы тәэсир итә.
Кирәк була:
- 1,5 л – шомырт чәчәге
- 1 кг – шикәр комы
- 0,4 л – су
- 0,5 ч.к. – лимон кислотасы
Әзерләү тәртибе:
Чәчәкне яфраклардан арындырырга, безгә чәчәкләре генә булган чуклар кирәк. Суны кәстрүлгә салып кайнатып чыгарырга һәм барлык шикәр комын салып, болгата-болгата эретеп бетерергә. Чәчәкләрне дә өстәп, 10 минут утта тотарга. Шуннан соң чәчәкләрне җыеп алырга яки сөзәргә дә, лимон кислотасын кушып, берничә минут кайнатырга. Әзер булгач, банкаларга тутырып, капкачларга һәм салкынча, караңгы урында сакларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев