Сельдь балыгы бик файдалы
Балык бәясе итнекеннән ике тапкырга кыйммәт хәзерге вакытта. Элек иң арзан ризык иде бит ул, хәтерләсәгез. Аның файдасын әллә соңгы елларда белгәннәр шунда...
Фото: ясалма интернет
Үзебез дә, иң кыйммәтлесен, кызылын алырга тырышабыз, ә файдалысы бөтенләй дә андые түгел икән. Баксаң, без гомер буе гади дип санаган сельдь балыгы безнең көннәрдә иң файдалы балыкларның берсе санала. Аны даими кулланучылар елның салкын вакытында да каты авырмыйлар икән. Бу балыкта булган майлар җиңел үзләштерелә һәм организм өчен бик яхшы энергия чыганагы булып тора.
Тикшеренүләр шуны күрсәтә: селедканы көндәлек кулланучы өлкәннәрдә хроник арыганлык синдромы барлыкка килми, ә балалар сәламәтлекләре белән аерылып тора. Галимнәр бу балыкның омега-3 май кислоталарына, фосфорга, кальцийга һәм күп санлы микроэлементларга бай булуын раслый. Болар барысы бергә сөякләр торышына гына түгел, нерв системасы эшенә дә уңай йогынты ясый. Селедкада шулай ук В төркеме, A һәм D витаминнары күп.
Калориялелек мәсьәләсенә килгәндә, селедканы диетик продукт дип санап булмый, чөнки файдалы майлар микъдары сөләйман балыгындагы майлар микъдарыннан да күпкә артыграк. Шулай итеп, селедка майлы һәм калорияле ризык булып тора һәм көненә 100 граммнан да артык ашамаска киңәш ителә.
Селедка – бик майлы балык һәм аның майлылыгы никадәр югары булса, ул шулкадәр күбрәк файда китерә. Политуендырылмаган май кислоталары «начар» холестерин дәрәҗәсен төшерә һәм «яхшы» холестеринны күтәрә, бу атеросклерозны һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмый калырга ярдәм итә. Аның майлары май күзәнәкләренең – адипоцитларның зурлыгын, шулай ук антиоксидантларның күп булуы аркасында, канда оксидлашу продуктлары микъдарын киметә. Омега-3кә ихтыяҗны каплау өчен, атнага 2-3 тапкыр 100-150шәр грамм диңгез балыгы да җитә.
Бөер, бавыр һәм үт куыгы авырулары булганнарга, периферик шешенүгә һәвәс кешеләргә сельдь балыгын сак кулланырга кирәк. Сыеклыкны тоткарлаучы һәм артериаль кан басымын күтәрергә сәләтле тозның югары булуы аркасында гипертония һәм атеросклерозлы кешеләргә селедка куллану киңәш ителми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев