Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Пенсионерга ялганчылардан ничек сакланырга

Кызганычка, хәзерге вакытта өлкәннәрне алдау – мошенниклыкның иң киң таралган төре. Аферистлар аларның артык ышанучанлыгыннан файдалана һәм кайчагында соңгы акчаларын ала.

Мошенниклар ничек эш итә?
Билгеле булганча, аферистлар өлкәннәрнең пенсия ала торган көннәрендә активлык күрсәтә. Алар интернеттан мәгълүматлар эзли, йә хат ташучыларны күзәтә. Аннан соң корбанны сайлап, җентекле план кора. Алар арасында хатын-кызлар да була, парлап та эшләргә мөмкиннәр. Кагыйдә буларак, берсе пенсионерны җәлеп итә, ә икенчесе акча яки кыйммәтле әйберләрне эзли.

Ялганлау төрләре
Алар бик күп. Күбесе пенсионерның акча яки кыйммәтле әйберләрен үз теләге белән бирүенә яки банк картасы мәгълүматларын үзе хәбәр итүенә юнәлдерелгән.
Кеше фатирына алар нинди дә булса тәкъдим белән, мәсәлән, төрле товарлар һәм дарулар сату, социаль яклау, Пенсия фонды, хастаханә, газ хезмәте хезмәткәре буларак керергә мөмкин.
Ә пенсионерларның күбесе дәүләт структураларына ышана.

Социаль программалар
Мошенниклар өстәмә түләү белән «отышлы» социаль программалар тәкъдим итә. Корбаннарына алар моның өчен акчаның бер өлешен ашыгыч рәвештә күчерер г ә кирәклеген аңлата, әйтик, ярты бәягә шифаханәләргә юллама тәкъдим ителә.

Туганы бәлагә тарыган
Бу шактый билгеле схема, әмма нигәдер ышанучан пенсионерлар мондый хәйләләргә эләгүен дәвам итә. Аферистлар корбаннарына туганнарының бәлагә юлык канлыгын һәм аны хәл итүдә ярдәм күрсәтә алуларын хәбәр итә. Бу очракта кешене куркыту һәм паникага салу максат итеп куела. Бәхетсезлек очрагы, юл-транспорт һәлакәте, арест, якыннарының урлануы кебек хәлләр уйлап чыгарыла. Кагый дә буларак, бу очракта акча жуликларга тиз күчерелә.

Телефоннан шалтыратулар
Телефоннан шалтыратып, пенсиягә өстәмә түләү турында хәбәр ителә. Әмма аны алу өчен телефон аша банк картасының шәхси мәгълүматлары сорап алына.
Тагын бер ысул — зур суммада акча оту турында хәбәр итү, тик аны алу өчен, һичшиксез, салым түләргә кирәклеге әйтелә. Ышанучылары табыла.

Экстрасенслар
Схема гади, әмма аферистлар өчен нәтиҗәле. Куркыныч бозым кертелү турында әкиятләр уйлап чыгаралар. Мондый хәйләләргә ышанучылар акчасын кызганмый, иң мөһиме бозымнан котылу. Ахыры һәркайсыбызга билгеле.

Ничек сакланырга?
Әлбәттә, ысуллары шактый гади һәм билгеле. Шуңа карамастан, пенсионерлар көн саен мошенниклар корбаны була.
Мондый очракларны кисәтү өчен якын туганнарына өлкәннәр белән аңлату эшләре алып барырга һәм гади куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртергә кирәк. Әйтик, фатирга чит кешеләрне кертмәскә, әгәр ишеккә шалтыраталар икән, бервакытта да «Улым, бу синме?», йә «Кызым, синме?» дип сорамаска кирәклеген аңлатырга, чөнки ишек артындагы мошенник «әйе» дип җавап бирәчәк һәм аңа фатирга эләгү җиңел булачак.
Дәүләт структуралары хезмәткәре дип шалтыратсалар, аның исемен һәм вазифасын сорарга, аннары аны шул хезмәткә үзең шалтыратып ачыкларга, банк картасы, яки башка документлар турында мәгъ лүматларны бирмәскә, шикле затлардан дарулар сатып алмаска, туганнары бәлагә юлыкты, дип шалтыратканда аңа башта үзе белән элемтәгә чыгарга кирәклеген аңлату зарур. Шулай иткәндә, күп очрак ларга киртә куяр га була. Ә бит алданучылар адым саен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев