Ни өчен иртән 500 мл су эчәргә? Гормоннар ритмын беләсезме?
Моны белү файдалы.
Иртән сәгать 6:00га кадәр йокыдан торсаң, бәхет гормоны – СЕРОТОНИН эшләп чыгарыла.
6:00 – организмны актив уяулыкка әзерли торган гормон – КОРТИЗОЛ дәрәҗәсе арта.
Иртән 500 мл су эчсәң һәм зарядка ясасаң – СТРЕСС гормоннары юылып чыга.
7:00 – җенси гормоннарга урын бушатып, МЕЛОТАНИН эшләп чыгару туктала.
8:00 – мәйданда җенси гормоннар. Шулар ук стероидлар – безнең мускул каркасын формалаштыручы гормоннар. Зарядка, гимнастика, спорт залы һәм үрчү өчен шәп вакыт.
10:00 – 14:00 – ДГЭА – хәтер, игътибар һәм истә калдыру өчен җавап бирә торган нейрогормонның актив вакыты. Акыл эшчәнлеге өчен шәп вакыт.
14:00 – 6:00 – бу вакытта кинәт кенә йокыгыз килсә, 20 минут йоклап алырга тырышыгыз. Бу ҮСЕШ гормоны – матурлык һәм яшьлек гормонының пик вакыты. һәм черем итеп алганнан соң, җиңелчә гимнастика ясап алыгыз, чөнки үсеш гормоны мускул тукымасы өчен җавап бирә.
17:00 сәгатьтән башлап КОРТИЗОЛ кими башлый. Мөһим карарлар кабул итүне калдырып торыгыз. Бу вакытта спорт белән шөгыльләнергә ярамый, мускулларның туклануы бик авырлаша.
21:00 – МЕЛОТАНИН эшләп чыгарыла башлый. Тән температурасы төшә, безгә җылылык һәм якыннарыбызның кайгыртуы кирәк була башлый. Гаиләдәгеләр белән кочаклашу өчен шәп вакыт.
22:00 – гипофиз опиоидлы гормон – наркотик тәэсиргә ия ЭНДОРФИН бүлеп чыгара. Бу вакытта ятсаң, татлы тойгылар белән йоклыйсың. Көндезге стресс артта, организм яңартылуга әзер.
22:00 – 4:00 сәгатьтә йокы кыйммәте максималь. Бу вакытта йокламау – фаталь.
2:00 – ҮСЕШ, матурлык һәм яшьлек гормоны эшкә керешә. Аның аркасында балалар төшләрендә оча, ә зурлар яшь,чибәр, нык сөякле һәм сыйфатлы мускулатуралы кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев