Маркировкасыз товар – зур штрафларга юл (сорау-җавап)
БАДларны маркировкасыз саткан өчен сатучыга нинди җәза каралган?
Фото: ясалма интеллект
- БАДларны маркировкасыз саткан өчен сатучыга нинди җәза каралган?
- Азык-төлеккә биологик актив өстәмәләрне (БАД) маркировкасыз сату очрагында, гамәлдәге законнар буенча, Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 15.12нче маддәсенең 2нче өлеше нигезендә административ җаваплылык каралган. Бу өлештә «Маркировкасыз һәм Россия Федерациясе законнарында каралган мәгълүмат күрсәтелмәгән товарларны һәм продукцияне сату, әгәр бу маркировка һәм мәгълүмат мәҗбүри булса, шулай ук мондый товарларны һәм продукцияне сату максатында саклау, йөртү яки алу, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 15.12нче маддәсенең 4нче өлешендә (алкоголь, тәмәке һәм никотинлы продукция әйләнеше) һәм 6.34нче маддәсенең 1нче өлешендә (медицинада кулланыла торган дару препаратлары әйләнеше) каралган очраклардан кала» дип билгеләнә.
Югарыда күрсәтелгән хокук бозу түбәндәге административ штраф салуга китерә:
- гражданнарга – ике меңнән дүрт мең сумга кадәр;
- вазифаи затларга – биш меңнән ун мең сумга кадәр;
- юридик затларга – илле меңнән өч йөз мең сумга кадәр.
Моннан тыш, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 171.1нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә, маркировкасыз һәм Россия Федерациясе законнарында каралган мәгълүмат күрсәтелмәгән товарларны һәм продукцияне зур күләмдә (кыйммәте, зыяны, кереме өч миллион биш йөз мең сумнан артканда) эшләп чыгару, сатып алу, саклау, йөртү яки сату өчен Җинаять җаваплылыгы каралган. Бу очракта өч елга кадәр иректән мәхрүм итүгә кадәр җәза, өстәвенә, сигез мең сумга кадәр штраф яки хөкем ителүченең алты айлык хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф салынырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев