Кулларыбыз чиста булсын өчен файдалы киңәш
Тавык йолкыйбыз, чүп утыйбыз, помидор сабакларын «бутыйбыз» – кич кулларга күз салгач «аһ» итәбез. Кеше күзенә күрсәтерлек итеп ничек агартырга инде хәзер бу яргаланган һәм каралган бармак башларын, дип, борчылабыз.
Фото: ясалма интеллект
Кул тиребез турында кайгырту кирәк, бигрәк тә хезмәт күп булган җәй айларында. Без тәкъдим итәчәк чара гади һәм очсыз. Ул кислородлы агарткыч кебек тәэсир итә һәм тырнак тирәләрендә, яргаланган урыннардан юылмый торган пычракны чистарта.
Аны әзерләү өчен 2-3 аш кашыгы 3%лы водород перекисе, 10-20 тамчы нашатырь спирты, бер тамчы сыек сабын яки савыт-саба юа торган чара кирәк була. Савытка бераз җылы су алып, шуңа санап үтелгәннәрне салып болгатырга һәм кулларны бер-берсе белән ышкып, 23 минут әлеге катнашмада җебетергә. Нәтиҗәсен күрми калмассыз.
Мондый ваннадан соң кулларны агып торган су астында юыгыз һәм аларга үзегездә булган иң майлы, иң тукландыргыч кремны сөртегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев