Кулланучылар хокукларын белеп яшәгез (сорау-җавап)
#кирәклекиңәшләр

Кулланучылар хокукларын белеп яшәгез (сорау-җавап)

Көндәлек тормышта кибеттә, техника алганда яки хезмәт күрсәткәндә сораулар еш туа.

Фото: ясалма интеллект

– Сатучы товарның сыйфатын тикшерү өчен аны башка шәһәргә алып барырга куша. Мин моңа ризалашмаска хокуклымы?

– Әйе, сез товарны башка шәһәргә илтеп бирүдән баш тарта аласыз.

Россия Федерациясе Югары Суды Президиумы тарафыннан 2024 елның 23 октябрендә расланган суд практикасына күз салсак, кулланучының товарны сатып алынган урыннан түгел, ә сатучы күрсәткән башка шәһәрдәге адреска илтеп бирүдән баш тартуы законлы дип таныла.

Канунда кулланучыга товарны нәкъ менә билгеле бер адреска алып бару бурычы йөкләнми. Димәк, гомуми кагыйдәләр кулланыла:

  • товар тиешле урында,
  • тиешле вакытта,
  • тиешле затка тапшырылырга тиеш.

Ә кибет белән кулланучы арасындагы бурычлар сатып алу урынында барлыкка килә. Шуңа күрә товарны тикшерү өчен шул ук урында тапшыру җитә.


Нет комментариев