Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Кул юу инфекцияләрне 44–47%ка киметә: Бүген Бөтендөнья кул гигиенасы көне

Кул гигиенасы — йогышлы авырулардан саклануның иң гади, ләкин бик нәтиҗәле ысулы.

5 майда Бөтендөнья кул гигиенасы көне билгеләп үтелә. Бу — Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының глобаль инициативасы, ул кешеләргә даими һәм дөрес кул юуның мөһимлеген искәртә.

2026 елгы девиз: «Гамәлләр  гомерләрне саклап кала».

Ничек сакланабыз?

Куллар аша кеше әйләнә-тирә дөнья белән актив аралаша. Ләкин куллар шулай ук микробларның туплану урыны да.

Гигиена төрле микроблар (бактерияләр, вируслар, гөмбәләр) һәм паразитлар китереп чыгарган инфекцияләрнең таралуын кисәтә.

Фактлар белән исбатланган

Кул юуның нәтиҗәлелеге фәнни яктан расланган:

  • сулыш алу инфекцияләре  44 % ка кими;
  • эчәк инфекцияләре 47 % ка кими.

Дөрес кул юу — 20 секунд

Нәтиҗәле булсын өчен, кул юу ким дигәндә 20 секунд дәвам итәргә тиеш. Юыла:

  • уч төпләре,
  • куллар,
  • бармаклар,
  • тырнак тирәләре.

Агып торган су белән сабынны яхшылап юып бетерергә онытмагыз.

Гади сабын җитә

Кул юу өчен гади сабын куллану житә. Антибактериаль сабынны көнкүрештә кулланмау хәерле — ул тирене ярсытырга һәм микробларның антибиотикларга чыдамлылыгын арттырырга мөмкин.

Кисәкле сабын су эчендә  ятмасын өчен, махсус тишеле сабын савыты кулланыгыз.

Җәмәгать бәдрәфендә

Юынганнан соң куллар чиста булып калсын өчен:

  • су кранын ябу өчен,
  • ишек тоткасын тоту өчен

кәгазь салфетка кулланыгыз.

Сабын булмаса — антисептик

Әгәр сабын белән кул юу мөмкинлеге булмаса, спирт нигезендәге антисептик кулланыгыз.

Мөһим шарт: составында спирт 60 %тан ким булмаска тиеш.

Антисептиклар төрле формада була:

  • эремә,
  • гель,
  • спиртлы салфеткалар.

Кайчан кул юарга?

  • Урамнан кайткач
  • Ашар яки ашамлык әзерләр алдыннан
  • Бәдрәфкә кергәч
  • Төчкергәч яки ютәлләгәч (уч төбенә)
  • Чүп-чар чыгаргач
  • Авыру кеше караганда
  • Хайваннар белән контакттан соң
  • Куллар күзгә күренеп пычранганда

Тире антисептиклары: кайчан кирәк?

Тире антисептиклары — тирене тиз зарарсызландыру өчен чаралар. Алар кулланыла:

  • инъекцияләр алдыннан,
  • кулларны гигиеник эшкәрткәндә (сабын булмаса).

Сайлаганда спиртлы антисептикларга өстенлек бирегез (эшлекле матдә 60–80 %). Су нигезендәгеләр берничә тапкыр начаррак эшли.

Антисептик сатып алганда, этикетканы укыгыз. Анда язылырга тиеш:

  • куллану ысулы,
  • билгеләнеше (мәсәлән, «кулларны гигиеник эшкәртү»),
  • актив булган микробларны ничек юкка чыгаруы.

Өй шартларында антисептикларны даими куллану кирәк түгел. Алар кулланыла:

  • эпидемиологик хәл уңайсыз булса,
  • кулларны төпле юу мөмкинлеге булмаса.

Өйдә альтернатива — гади сабын белән әйбәтләп юу.

Кулларыгызны саклагыз.

Кул юуны файдалы гадәткә әверелдерегез.

Үзегезне һәм тирә-юньдәгеләрне саклагыз!

Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев