Кан басымын ничек төшерергә?
ҖӘЙГЕ ЭССЕ ҺАВАДА ЮГАРЫ КАН БАСЫМЫ БЕЛӘН ЙӨРЕРГӘ ТЫРЫШМАГЫЗ. САКЛАНГАННЫ САКЛАРМЫН ДИГӘН ӘЙТЕМНЕ ДӘ ОНЫТМАГЫЗ!
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Әлеге төнәтмәне «гипертониклар даруы» дип тә атыйлар.
Аны ясау өчен 1:1:1 нисбәтендә кара миләш, балан, бал кирәк. Барысын бергә кушып, пыяла банкага салып, капрон капкач каплап, суыткычка алып куегыз. Әгәр кан басымыгыз күтәрелә башлый икән, шушы төнәтмәне 1 аш кашыгы алып кабыгыз да 1 стакан җылы су белән эчегез. Балан һәм кара миләш баш авыртуыннан да файдалы. Ә бал исә тынычландыру үзлегенә ия.
Чыганак: Җан авазы. Шигырь , хикәя, афиша, киңәшләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев