“Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасының баш бухгалтеры Вәзирә ханым Чураевадан кыяр тозлау рецепты
Өч литрлы кәстрүлнең төбенә укроп, чия, карлыган яфраклары, сарымсак салып башлары киселгән кыярларны тутырасың. Өстенә 2 аш кашыгы тоз салып кайнап чыккан су коярга. Өстенә капкач ябып, авыр әйбер белән бастырып куярга кирәк.
Тозлы кыяр 10-12 сәгать эчендә әзер була.
Чыганак-фото: Татар халык ашлары
Нет комментариев