Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Иртәнге аш: матур гәүдә өчен файдалы рецепт

Биредә тәкъдим ителәчәк иртәнге аш, чәчләр һәм бит тиресе сәламәтлеге өчен кирәкле витаминнар һәм минералларга бай булуы аркасында, туклыклы да, файдалы да.

Фото: ясалма интеллект

Әлеге чара матдәләр алмашын көйләүгә, иммун системасын ныгытуга һәм эчәклекне чистартуга ярдәм итә. Бу катнашманы кулланып, эч кату һәм «ялкау эчәклек», симерү турында онытырга мөмкин. Ай дәвамында 2,5 килограммга кадәр авырлыкны, бигрәк тә бу корсак тирәсендәге май катламына кагыла, киметергә була.

Әзерләү өчен түбәндәгеләр кирәк: 5-7 кара җимеш, 2 а.к. солы кисәкләре («хлопья»), 1 ст. кефир яки майсыз йогырт, 1 а.к. җитен орлыгы мае, 1 ч.к. какао-порошок.

Бу иртәнге аш киченнән әзерләнә. Җимешләрне 10-15 минут кайнар суда тотарга. Шул арада какао, җитен мае, кефир һәм солы кисәкләрен аерым савытта болгатырга. Кара җимешләрне турап, алдан ясалган катнашмага өстәргә. Яхшылап бутап, төнгә суыткычка куеп калдырырга. Ә иртән, әзер файдалы һәм сәламәт ризыкны алып, ашарга гына кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев