Ирендәге герпестан тиз котылу чарасы
***
Фото: ясалма интеллект
Гап-гади аш тозы кулланыгыз. Көнгә 3-4 тапкыр ирен «чабырган» урынга берничә бөртек вак тоз куегыз һәм герпес тизрәк төзәлер.
Һәм әле, сәгать саен телгә кечкенә генә чеметем тоз салып, шуны акрын гына суырып йөрү дә файда бирә.
Әлеге мазь да герпес белән нәтиҗәле көрәшә: 2 а.к. йогыртка, вакланган 2 тырнак сарымсак, 1әр ч.к. каһвә, бал һәм бодай оны кушып, яхшылап болгатырга. Герпес белән зарарланган урынга сыларга. Мазь кибеп, кубып төшкәннән соң, яңасын сыларга. Өч көннән герпесның эзе дә калмас.
Әгәр дә мазь ясап мәшәкатьләнәсегез килмәсә, герпесны киселгән сарымсак белән ышкыгыз. Аннары 1:1 нисбәтендә кушылган бал һәм алма серкәсе катнашмасын сөртегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев