Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Йөрәкне яшьтән үк сакларга кирәк

9–15 февраль – йөрәк авырулары турында хәбәрдарлык атнасы (14 февраль – йөрәк тайпылышлары турында Халыкара көн уңаеннан).

Фото: ясалма интеллект

Йөрәк – кеше организмындагы иң мөһим органнарның берсе. Йөрәк-кан тамырлары системасының торышына сәламәтлек тә, гомер озынлыгы да турыдан-туры бәйле. Йөрәкне яшьтән үк сакларга кирәк.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары бүгенге көндә дөньяда да, Россия Федерациясендә дә вакытыннан алда эшкә яраклылыкны югалту, инвалидлык һәм үлем очракларының төп сәбәбе булып тора.

Әлеге авыруларны кисәтү – халыкның тормыш сыйфатын һәм гомер озынлыгын арттыру, инвалидлык һәм үлем-китемне киметүнең нигезе.

Иң яхшы дәвалау – профилактика

Йөрәк-кан тамырлары системасын сәламәт саклау өчен түбәндәгеләрне истә тоту мөһим:

  • сәламәт яшәү рәвеше алып бару;
  • зыянлы гадәтләрдән баш тарту;
  • атнасына кимендә 150 минут уртача физик активлык булдыру;
  • тән авырлыгын нормада тоту;
  • дөрес һәм рациональ туклану;
  • кан басымын, йөрәк тибешен, кандагы холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсен даими контрольдә тоту.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларын иртә стадиядә ачыклау һәм аларның катлаулануларын булдырмау диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр ярдәмендә башкарыла. Моның өчен табибларга билгеләнгән график буенча мөрәҗәгать итү һәм табиб киңәшләрен төгәл үтәү зарур.

Валерия Феоктистова,

Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев