Яңача ничек пособие алырга: Татарстанда үзмәшгульләрне иминиятләштерәләр
2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә үзмәшгульләргә вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча түләүләр алу буенча ирекле социаль иминият системасында катнашучыларны теркәү башланды.
Эксперимент яңа мөмкинлекләр тәкъдим итә һәм ул 2028 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Катнашучылар өчен шартлар:
Экспериментта катнашу өчен, үзмәшгульләр «Дәүләт хезмәтләре» порталында гариза бирергә тиеш. Теркәлү процедурасы җиңел: үзмәшгуль яшәү урыны буенча рәсмиләштереләчәк. Ләкин, ана булу белән бәйле пособиеләр (декрет, бала карау) әлеге система кысаларында каралмый, түләүләр авыру сәбәпле генә бирелә.
Иминият кертемнәре:
Үзмәшгульләр иминият суммасын 35 000 яки 50 000 сум итеп сайлый ала. Бу сумманың 3,84%ы иминият кертеме буларак ай саен түләнергә тиеш. Мәсәлән:
- 35 000 сум сайланса – айлык взнос 1344 сум.
- 50 000 сум – 1920 сум. Түләүләрне берьюлы яки ай саен башкарырга мөмкин, әмма 12 айдан артык түләү ясау мөмкин түгел.
Түләү алу шартлары:
Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алу өчен, үзмәшгуль алты айдан артык өзлексез түләүләр ясарга тиеш. Күләме иминият стажына һәм системада катнашу вакытына карап билгеләнә.
- 8 ел һәм аннан күбрәк стажы булганнар өчен: 12 айдан артык түләгәндә – иминият суммасының 100%ы, 612 ай түләнсә – 70%.
- 58 ел стажы булганнар: 12 айдан артык түләсә – 80%, 612 ай – 70%.
- 5 елдан кимрәк стаж булганда: 12 айдан артык түләгән булса – 60%, 612 ай – 70%.
Мәсәлән: Сергей Иванов, 8 ел стажы белән, еллык иминият суммасын 35 000 сум итеп сайлаган. Җиде айдан соң ул авырып китә һәм 7 көн дәвамында авыру ялында була. Аның пособие күләме аена 24 500 сум, ә 7 көн өчен 5 717,69 сум тәшкил иткән. Түләүләр «Минем салым» мобиль кушымтасы яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша күчереләчәк.
Экспериментка кушылу тәртибе:
Гариза 2027 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә. Үзмәшгульләр яңа тәҗрибәне сайларга яки гадәти иминиятләштерү системасын дәвам итүне кирәк дип санарга мөмкин.
Тулырак мәгълүматны Татарстан Социаль фондының рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдә табарга мөмкин. Шулай ук, консультация өчен 8 800 100 0001 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев