Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Яман шешне иртә стадиядә ничек ачыкларга?

Диспансерлаштыру халыкта авыруларны һәм куркыныч факторларын иртә ачыклауның системалы коралы булып тора. Белгечләр консультацияләрен һәм лаборатор тикшеренүләрне үз эченә алган тикшеренүләр комплексы профилактикага шәхси якын килүне тәэмин итә. Шушы мөһим тема буенча без Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү табибы Валерия Феоктистовага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек:

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

– Валерия Владимировна, диспансерлаштыру нәрсә ул? Шуңа кыскача аңлатма бирегез әле?

– Диспансерлаштыру – халык арасында авыруларны һәм хәвеф факторларын иртә ачыклау өчен кулланыла торган инструмент. Аның буенча кешеләр табибларда була, анализлар тапшыра ала һәм нинди дә булса авыру ачыкланса, белгечләргә мөрәҗәгать итә һәм тикшеренүләрне дәвам итәрг мөмкин.

– Ни өчен диспансерлаштыруны даими үтү мөһим?

– Аны даими узу авырулар санын киметергә һәм актив тормыш дәвамлылыгын арттырырга ярдәм итә. Шулай ук диспансерлаштыру һәм аннан соңгы диспансер күзәтүе хәвеф факторларын төзәтергә һәм хроник авыруларны иртә стадияләрдә контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

– Профилактик тикшерүне ничә яшьтән башлап үтәргә кирәк?

– Андый  карауны 18 яшьтән башлап елга бер тапкыр үтәргә кирәк.
18 яшьтән 39 яшькә кадәр диспансерлаштыру  өч елга бер тапкыр үткәрелә (18, 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39 яшьтә).
40 яшьтән соң – ел саен.

– Диспансерлаштыру кысаларында нинди тикшеренүләр үткәрелә?

– Диспансерлаштыру составына онкологик авыруларны ачыклау өчен 7 скрининг керә. Алар түбәндәге яман шешләрне иртә стадиядә ачыкларга юнәлдерелгән: күкрәк бизе, простата бизе, аналык муентыгы, үпкә, ашказаны яман шеше, колоректаль рак, шулай ук күренеп торган локализациядәге шешләр (тире, лайлалы тышча, лимфа төеннәре, авыз куышлыгы, калкансыман биз).

– Ир-атлар өчен нинди тикшерү каралган?

– 45, 50, 55, 60 һәм 64 яшьтәге ир-атлар диспансерлаштыру  кысаларында простата-специфик антигенга (ПСА) анализ тапшыра. Бу простата бизенең яман шешен ачыклау өчен кирәк. ПСА күрсәткече 4 нг/мл дан югары булу простата рагы белән авыручыларның якынча 80 - 90 процентында күзәтелә.

– Хатын-кызлар өчен нинди тикшерүләр үткәрелә?

– 40 яшьтән башлап хатын-кызларга күкрәк бизләренә маммография ясала. Бу күкрәк бизе яман шешен иртә ачыклау максатыннан үткәрелә.

– Диспансерлаштыру  ничек үткәрелә?

– Ул  ике этаптан тора. Беренче этапның максаты – хроник авырулар билгеләрен һәм хәвеф факторларын ачыклау, шулай ук сәламәтлек төркемен билгеләү.
Икенче этапта диагноз кую яки аны төгәлләштерү өчен өстәмә тикшеренүләр үткәрелә.

– Диспансерлаштыру  түләүлеме?

–  Юк, ул бушлай үткәрелә. Аны узу өчен яшәү урыны буенча поликлиникада паспорт һәм мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) полисын күрсәтү җитә.

– Эшләүче кешеләргә нинди хокуклар каралган?

– Закон нигезендә хезмәткәр диспансерлаштыру узу өчен бер эш көне күләмендә эштән азат ителергә хокуклы. Пенсиягә кадәрге яшьтәгеләргә (пенсиягә 5 ел һәм аннан да ким вакыт калганнарга) һәм эшләүче пенсионерларга – ике көн бирелә.

– Икенче этапка нәрсәләр керә?

– Кирәк булган очракта икенче этапта тар белгечләр (гинеколог, уролог, дерматовенеролог һ.б.) консультациясе һәм өстәмә тикшеренүләр (мәсәлән, гастроскопия яки колоноскопия) үткәрелә.

– Валерия Владимировна, әңгәмәгез һәм биргән мәгълүматларыгыз өчен сезгә зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев