Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#кирәклекиңәшләр

Ябык күренү өчен ничек киенергә? Стилист киңәшләре

Кешене акыл гына түгел, кием дә бизи

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

«Тамак – гүр, өс – нур» дигән әйтемне иремнең дәү әнисе ярата иде. Гел: «Әз ашагыз, төрле авыруларга китерә торган кирәкмәгән әйберләр белән корсак тутырганчы, матур күлмәк алып киегез, өс – нур», – дия иде. Үзе авыр сугыш елларында авыл кешеләренә, яңа тукыма булмаса, иске күлмәкләрдән яңасын тегеп бирә торган булган.

Әйдәгез, укучыларыбызның теләкләрен исәпкә алып («Әйтәм әле»гә берничә шалтыратучы булды), бакча, җиләк темаларын калдырып торып, бүген кием-салым турында сөйләшик. Җәй ул эшкә баштан-аяк чуму өчен генә килми, шулай бит.

Кием яшеңә, гәүдә формаларыңа туры килсә һәм уңайлы булса, үзеңне рәхәт хис итәсең. Ничек итеп нәкъ менә шулай киенергә соң? Бу уңайдан белгечләрнең киңәшләрен тәкъдим итәбез. Һәм алар безнең күпчелегебез кебек, «әппититни» формалы хатын-кызлар өчен булыр.

Нидән башларга?

• Фигурагызны яратыгыз. Без еш кына гәүдәбезне кием белән «төзәтергә» маташабыз, ә аның белән дуслашырга кирәк. Ошаган җирегезне ассызыклый һәм яшерәсе килгән нәрсәне җайлап кына төзәтә торган фасоннарны эзләгез.

• Үз стилегезне билгеләгез. Нинди образлар килешүен күзәтегез. Нинди төсләр, фасоннар яки детальләр үзегезгә ышанычыгызны арттыруына игътибар итегез.

• Уңайлыны сайлагыз. Җайсыз кием гел игътибар сорый. Чөнки иркен хис итәргә комачаулый: әле итәген тартып куярга кирәк, әле бавын төзәтергә...

Киңәшләр

► Гәүдәгезне яшермәгез. Капчыксыман кием силуэтны авырайта, формасыз итә. Фигура линияләрен бөтенләй яшерә торган түгел, ә йомшак кына күрсәтә торган фасон сайлагыз.

► Акцент ясарга курыкмагыз. Әгәр дә күкрәкләрегез матур икән – V-рәвешле яки «лодочка» якалар туры килә. Билегез нечкә булса – билбау яки аны ассызыклаучы тегелеш кулай.

► Пропорцияләр белән эшләгез. Вертикаль линияләр: молнияләр, җөйләр, бизәкләр, V-рәвешле яка уемтыгы кулланыгыз. Болар сынны озынрак күрсәтә.

► Дөрес фасон сайлагыз. Күпләр өчен А-силуэт (билдән аска таба киңәя) килешә – ул баланс булдыра. Төймәсез халат кебек, итәге бер ягы икенче ягына атланып бәйләп куела торган күлмәкләр, билгә акцент ясап, фигураны матурлый. Карандаш итәк яки кара төсле туры тегелгән чалбар, шулай ук, уңышлы образ тудыра. Артык сыланып торучан һәм биле астарак эшләнгән киемнәрдән баш тартыгыз.

► Тукымага аерым игътибар. Тыгыз, әмма фактурасыз (фактура – күпертеп ясалган бизәкле, эре рельефлы) тукымалар форманы яхшы тота. Җиңел тукымалар бөркәнү өчен матур. Ялтыравыклы тукымалар һәм артык зур бизәкле трикотаж сезне тагын да зурайтып күрсәтәчәк.

► Төсләр белән эшләгез. Нейтраль төсмерләр (кара, ак, соры, аксыл көрән, кара зәңгәр) – төп база. «Кычкырып» торучы акцентлар мөмкин, әмма алар образны капларга тиеш түгел, бары тик «нокта»лар гына булып торсыннар. Вак бизәкләр яки фигура бөгелешләрендә геометрик рәсем – зурларына караганда отышлырак.

► Үз яшегезне исәпкә алыгыз. Һәр яшьнең үз нечкәлекләре бар. Мәсәлән, 40–45 яшьтән соң гардеробка миди (озын) итәк һәм күлмәкләр өстәү урынлы, ә 50дән соң – шаккатыргыч яки артык чуар киемнәрдән баш тартып, тыйнаклыкка өстенлек бирү яхшы. Тик болар катгый кагыйдәләр дип әйтеп булмый, чөнки һәрбер нәрсә индивидуаль.

Аяк киеме һәм аксессуарлар

• Аяк киеме. «Шпилька» түгел, ә уртача яки киң үкчәле тотрыклы модельләр сайлагыз. Артык массив аяк киемнәреннән баш тартыгыз. Аякларны визуаль озынайту өчен, чалбар яки итәк төслесен киегез. Көндәлек кию өчен лофер яки мокасин яхшы.

• Аксессуарлар. Монда яраклашу мөһим. Артык вак детальләрнең (кечкенә алкалар, кечкенә сумка) «югалып», үз рольләрен үтәмәүләре бар. Ә артык зурлар – образны авырайта. Уртача зурлыктагы аксессуарлар кулланыгыз. Озын чылбырлар, озынча кулоннар вертикаль булдырырга ярдәм итә. Муенга яулык, шулай ук, әйбәт: дөрес бәйләнгәне силуэтны визуаль озынайтырга мөмкин. Сумканың уртача зурлыктагысын, каты формалысын, артык бизәкләрсезен сайлагыз.

Баш тартуың уңышлырак

• Артык сыланып торган әйберләрдән – алар барлык җитешсезлекләрне күрсәтеп торачак.

• Формасыз «балахон»нардан – алар образның көязлеген, купшылыгын юк итә.

• Горизонталь сызыклардан һәм эре, кычкырып торучан бизәкләрдән – әгәр дә алар сезнең фигурага «плюс» өстәмәсә.

• Артык «яшьләрски» фасоннардан – алар үзләреннән олырак силуэтта урынсыз күренергә һәм көлке тоелырга мөмкин.

Гамәли киңәш

Әзер гардероб төзеп карагыз: берничә төп әйбер (караңгы төстәге чалбар, А-силуэтлы күлмәк, V-кисемле блузка, туры яки бераз билле жакет) сайлап алыгыз һәм аларны үзара ярашулары өстендә эксперимент ясагыз. Сезнең өчен нәрсә уңышлы һәм кулай булуын бик тиз аңларсыз.

Исегездә тотыгыз: максат – фигураны яшерү түгел, ә сезнең индивидуальлегегезне ассызыклый торган гармонияле, ышанычлы образ тудыру.

Уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев