Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Гыйнвар ахырына сынамышлар

Елның иң суык һәм иң караңгы, табигатьтә тынлык һәм карлы кыш патшалыгы ае ахырына якынлаша. Декабрь белән чагыштырганда, көн сәгать ярымга озыная.

Фото: ясалма интеллект

Алда әле салкыннар булачак, әмма инде әз булса да яз төсмерләре чагылгалый. Кошлар, хайваннар да үзләрен башкачарак тота, ә һава биегрәк һәм зәңгәррәк була бара.

23 гыйнвар – иртән бәс сарса, димәк, салкын һәм юеш җәй көтелә. Көн аяз һәм матур булса, җәй дә кояшлы һәм җылы киләчәк. Җил көньяктан иссә, җәен күк еш гөлдерәр. Әгәр дә бүген һава чиста булса, яз иртә килә.

24 гыйнвар – җылы һәм җепшек булса, яз соң һәм салкын килә. Иртән кар яуса, озакка сузылган салкыннар килә. Ә иртәнге томан, язын көчле ташуны фаразлый.

25 гыйнвар – әгәр көн җылы һәм кар яуса, җәен икмәк уңышы начар булуын күзәткәннәр. Кич аяз һәм күп йолдызлы булса, яз иртә килә.

26 гыйнвар – песнәкләр чыркылдавы ишетелсә, яз иртә килә. Урман шауласа – җылы һава торышы көтелә.

27 гыйнвар – иртән каргалар кычкырышса – буран була. Көчле җил иссә, юеш һәм салкынча җәй фаразлана.

28 гыйнвар – чыпчыклар чыркылдашмаса, буран була. Ә инде җил көчле чыкса – яңгырлы һәм салкын җәй көтелә.

29 гыйнвар – аяз һәм салкын көн җылы һәм матур җәй вәгъдә итә. Ә буранлы көн – яңгырлы җәйгә.

30 гыйнвар – әгәр кояш төштән соң гына күренсә, яз иртә килә. Буран булса, яз гадәттәгедән соңрак киләчәк. Ә инде җебетсә, тиздән ярыйсы гына суытачак.

31 гыйнвар – җылы һәм кояшлы булса, яшелчәләр начар уңар. Буранлап торса – кыш әле тиз генә китмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев