Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Гипертония үлемне якынайта

Табиб кисәтә

13 - 19 май - кан басымы күтәрелүне  профилактикалау атнасы.

Бүген дөньяда югары кан басымы авыруыннан миллиард чамасы кеше иза чигә. Бу чир йөрәк өянәкләре һәм инсультларга китерүдә төп сәбәпче булып тора. Тикшерүчеләр бәяләвенчә, югары кан басымы аркасында җир шарында ел саен 9 миллион кеше (!) якты дөнья белән хушлаша.

17 май ел саен Бөтендөнья кан басымы белән көрәш көне буларак билгеләнә. Шул уңайдан Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы Валерия Феоктистова аңлатма бирә:

-Кан басымы  яшькә, җенескә, тәүлекнең вакытына, физик активлыкка, стресска һәм башка факторларга бәйле. Ул йөрәк эшенә һәм кан тамырларының эластиклыгына һәм тонусына бәйле. Беренче сан -  максималь - йөрәкнең иң нык кыскаруы вакытында канның кан тамырлары стеналарына нинди көч белән басым ясавын күрсәтә, икенчесе -  минималь -  тыныч вакытта. Мәктәпкәчә   яшьтәге балаларда кан басымы уртача терекөмеш баганасының 80/50 миллиметрында,  яшүсмерләрдә  - 110/70тә һәм яшь арту белән ул аз гына күтәрелә. Өлкәннәрдә ул 139/89дан  артмаска тиеш.

Югары басым булганда кешегә - артериаль гипертензия, ә түбән басымда  гипотензия диагнозы куела. Озак вакытлы артериаль гипертония гипотензиягә караганда сәламәтлек өчен күпкә куркынычрак. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, һәр +10 миллиметр йөрәк-кан тамырлары авырулары үсеше куркынычын  30 процентка  арттыра.

Югары кан басымлы кешеләрдә баш мие кан әйләнеше бозылу (инсульт) - 7,  йөрәк ишемиясе -  4, аяк тамырлары авырулары 2 тапкыр ешрак барлыкка килә. Артериаль гипертензия озак вакыт дәваланмаса, кинәт үлеп китү куркынычын 50 процентка арттыра.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, кан басымын контрольдә тоту йөрәк-кан тамырлары системасының җитди авыруларын һәм аның катлауланулары – инфаркт, инсульт, кан тамырлары деменциясен, ретинопатияне (күзнең челтәр катламындагы үзгәреш) яки кинәт үлемне булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев