Республика территориясендә бүген төнлә һәм 28 гыйнварда һава торышының начарлануы көтелә. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, республикада буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр начарланачак.
Фото: ясалма интеллект
Алдагы көннәрдә көчле кар явачак, җилнең тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитәчәк. Юлларда урыны белән кар көртләре булуы ихтимал.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе халыкны куркынычсызлык чараларын үтәргә чакырды:
- һава торышы начарланганда өйдә калу кулайрак;
- шәхси транспорттан баш тартып, җәмәгать транспортына өстенлек бирегез;
- машиналарыгызны начар беркетелгән конструкцияләрдән ераграк урнаштырыгыз;
- йорт түбәләре янындагы урыннарны әйләнеп узыгыз;
- юлда кискен маневрлар ясамагыз.
Нет комментариев