Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Эш урынында сәламәт булып эшләү серләре: 6 иң яхшы практика

27 апрель – 3 май - эш урыннарында сәламәтлекне ныгытуның иң яхшы практикаларын популярлаштыру атналыгы (28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан) сәламәт эш мохите булдыру, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм хезмәткәрләр иминлеге мөһимлегенә игътибарны җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Фото: ясалма интеллект

Кеше тормышының зур өлешен эштә үткәрә, һәм хезмәт шартлары аның физик һәм психик сәламәтлегенә, җитештерүчәнлегенә һәм гомуми иминлегенә турыдан-туры тәэсир итә. Гади кагыйдәләрне игътибарсыз калдыру хроник һәм  эмоциональ аруга, хәтта һөнәри авыруларга китерергә мөмкин.

Эш урынында сәламәтлекне ныгытуның кайбер иң яхшы практикалары:

1. Эш мәйданын оештыру:

  • утыргыч һәм өстәл биеклеген көйләү, ноутбук өчен стенд куллану;
  • яктырту: табигый яктылыкка өстенлек бирү, кирәк булса – йомшак, елтырамаган лампалар куллану;
  • чисталык һәм саф һава: инфекцияләр таралу куркынычын киметү өчен даими рәвештә бүлмәне җилләтеп тору һәм чисталык тоту.

2. Физик активлык:

  • һәр 1–2 сәгать саен мини-разминкалар;
  • лифт урынына баскычлар куллану;
  • корпоратив активлык: йога, зарядка, җәяү йөрүләр.

3. Туклану һәм су балансы:

  • файдалы ашамлыклар (чикләвек, җимеш, йогурт);
  • җитәрлек күләмдә су (көненә 1,5–2 литр);
  • даими төшке ял.

4. Психик сәламәтлек турында кайгырту:

  • стрессны киметү;
  • уңай психологик атмосфера: коллективта ачык аралашу.

5. Һөнәри авыруларны кисәтү:

  • офис хезмәткәрләре өчен: күзләргә гимнастика, компьютер артында эшләгәндә махсус күзлекләр куллану;
  • «аяк өстендә» эшләүчеләр өчен: уңайлы аяк киеме, кирәк булса – компрессион оеклар;
  • даими медицина тикшерүләре, диспансеризация; вакцинация.

6. Компанияләр хезмәткәрләр сәламәтлеген ничек саклый ала?

  • сәламәтләндерү буенча корпоратив программалар кертү;
  • ял зоналары оештыру (йомшак диваннар, өстәл уеннары, тыныч бүлмәләр);
  • стрессны киметү өчен эш тәртибе һәм ерактан эшләү мөмкинлеге.

Сәламәт хезмәткәрләр – алар нәтиҗәле эшләүче, мотивацияләнгән һәм бәхетле кешеләр!
Сәламәт булыгыз! Үзегезне кайгыртыгыз.

Валерия Феоктистова,

Яшел Үзән медицина профилктикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев