Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Бүген – Бөтендөнья йокы көне: Дөрес йокы – гомер озынлыгы

Хәзер тизлек, интернет заманы. Һәм менә аның шундыйга әйләнүе бөтен яшәеш тәртибенең астын өскә әйләндерде. Бүген яшьләр төнге тормышка, дөресрәге төнлә уяу булуга өстенлек бирә. Ә көн яктысының күп өлешен йоклап үткәрә. Белгечләр менә шул гадәтнең яшьли инфаркт, инсульт һәм башка төрле авыруларга сәбәп булып торуын ачыклаган.

Фото: ясалма интеллект

Мисалга, начар гадәтләрсез 36 яшьлек ир-егетнең яшәү рәвешен китерәләр.

1. Ул елның 300 көнендә төн уртасыннан соң йокларга яткан. Иң мөһиме эчмәү-тартмау дип санаган. Ә организмның хроник йокы туймауны кичермәвен исәпкә алмаган.

! Йокы туймау, хәтта дөрес туклансаң һәм спорт белән шөгыльләнсәң дә, инсульт куркынычын 83%ка арттыра. Бигрәк тә баш миең, ял итәсе урынга, төнге сәгать 2дә, 3тә компьютер, телефон яктысында «янса».

2. Төн уртасыннан соң тәнебез кан тамырларын төзекләндерергә тиеш. Бу безнең биология. Ә бездә ремонт урынына – ут, экран, стресс.

! Төнге хезмәт ул – кортизол гормоны бүленеп чыгу, кан басымы уйнау, кан тамырларында ялкынсыну. Боларны тиз арада сизмисең. Әмма бервакыт йокыңнан уянгач, сүз дә әйтә алмаска мөмкинсең.

3. «Мин ябалак, миңа шулай уңайлы» – таныш сүзләрме? Бу үз-үзеңне алдау.

! Генетика буенча кешеләрнең 80-90%ы 22:00 сәгатьтән 6:00га кадәр йоклау өчен көйләнгән. Төнге 2-3тә яту – режим түгел, ә үзеңне вату. 8 сәгать дәвамында йокласаң да, соң ятканлыктан, организмның тернәкләнүе ике тапкырга кими.

4. Торгач кабат экран артына утырасың. Хәрәкәтсез, кояшсыз, сусыз. Кан тамырларына бернинди ял, яңару юк.

! Кан куера, кан басымы сикерә, микротромблар барлыкка килә. Симптомнарсыз. Кисәтүләрсез. Шул әкрен генә мәкерле эшен башкаручы бомба да инде.

5. Ә нишләргә? Бар да гади: йоклар алдыннан бер сәгатькә алданрак булса да экраннарны сүндер, 23:00 сәгатькәчә йокларга ят, иртән – хәрәкәтлән, бер стакан җылы су эч һәм һава сулап, йөзеңне кояшка күрсәтеп кер.

Бу киңәш кенә түгел. Бу гомереңне иминиятләндерү. Яшьләрдәге инсультлар һәм инфарктларның яртысы алкоголь һәм тәмәкедән түгел, ә төнге уяулык режимында яшәү гадәтеннән.

Төнге продуктивлык – үзең теләп биргән иң кыйммәтле нәрсә. Аның өчен игътибар белән түләмисең. Син төнлә экран артында утыруың өчен гомереңнең еллары белән түлисең. Яки, барысына да нокта куючы бер секунд белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев