Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#кирәклекиңәшләр

Донорлык атналыгы: 13–19 апрель

20 апрель – Россиядә Донор көне уңаеннан.

Фото: редакция архивыннан

500 млга кадәр кан тапшыру кеше сәламәтлеге өчен зыянсыз һәм куркынычсыз булуы фәнни тикшеренүләр һәм практик күзәтүләр белән исбатланган. Вакыт-вакыт кан тапшырулар донор организмына уңай стимуллаштыру тәэсире күрсәтә.

Донациягә ничек әзерләнергә?

  1. Кан тапшыру көнендә һәм аннан алдагы көнне майлы, кыздырылган, әче һәм ысланган ашамлыклар, колбаса, шулай ук ит, балык һәм сөт продуктлары, йомырка һәм май (шул исәптән үсемлек мае), шоколад, чикләвек, хөрмә, авокадо, чөгендер, банан ашау тыела.
  2. Эчү өчен варенье белән татлы чәй, соклар, җимешле эчемлекләр, компотлар, минераль су эчү; ашау өчен икмәк, сухари, киптермә, майсыз суда пешерелгән ярмалар, макарон изделиләре, авокадо, чөгендер, бананнардан тыш яшелчәләр һәм җимешләр ашарга ярый.
  3. Кан тапшыру пунктына барыр алдыннан 48 сәгать элек алкоголь эчәргә ярамый, 72 сәгать элек аспирин һәм анальгетиклар булган дарулар кабул итү тыела.
  4. Донация процедурасына бер сәгать кала тәмәке тартудан тыелырга кирәк.
  5. Донация никадәр иртәрәк башланса, бу процедура шулкадәр җиңел кичерелә. Сәгать 12:00дән соң кан тапшыру бары тик даими донорларга гына тәкъдим ителә.
  6. Төнге дежурлык яки йокысыз төннән соң донация планлаштырырга киңәш ителми; шулай ук имтиханнар алдыннан, ярышлар вакытында, бигрәк тә эшнең аеруча интенсив чорында кан тапшыру тыела.

Валерия Феоктистова, Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең гигиена табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев