Чәчәк ату сезоны: аллергиядән ничек сакланырга?
6 – 12 июль – Аллергия авыруларын профилактикалау атналыгы (8 июль - Бөтендөнья аллергиягә каршы көрәш көне уңаеннан).
Фото: "ЯҮ" архивы
Бүген дөньяда аллергия авырулары белән интегүчеләр саны елдан-ел арта. Аллергияле ринит, конъюнктивит, атопик дерматит, аллергияле бронхиаль астма, азык аллергиясе һәм башка төр авырулар көндәлек тормышыбызның чынбарлыгына әверелде. Алар арасында астма, ринит, анафилаксия, даруларга һәм азыкка аллергия, бөҗәк агуына аллергия, экзема, крапивница һәм ангионевротик шешү дә бар.
Иң куркынычы – аллергиянең кешенең гомуми сәламәтлеге белән турыдан-туры бәйле булмавы. Аны теләсә нинди матдә, теләсә кайсы вакытта китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә бу мәсьәләгә җитди караш кирәк.
Җәй – чәчәк ату чоры
Июль аенда, урта полосада, аллерген үләннәр – әрем, аккура, кычыткан, шулай ук ашлык культуралары (арыш) чәчәк ата. Көньяк төбәкләрдә айның икенче яртысында амброзия чәчәк ата башлый. Бу – иң көчле аллергеннарның берсе. Коры, җилле һавада, серкә озак араларга таралганда, аллергия куркынычы тагын да арта.
Әгәр сезнең вакытлыча башка климат зонасына күчеп китү мөмкинлегегез булмаса, түбәндәге гади, ләкин нәтиҗәле кагыйдәләрне үтәгез:
- урамда булу вакытын чикләгез;
- табигатькә (авылга, урманга, бакчага, пикникка) чыгулардан сакланыгыз;
- тәрәзәләрне (йортта да, машинада да) ябык тотыгыз;
- өйдә һаваны чистарту һәм фильтрлау системалары урнаштырыгыз, тәрәзәләргә махсус челтәрләр куегыз;
- көн саен дымлы чистарту эшләре башкарыгыз;
- урамнан кайткач, мәҗбүри рәвештә душ кабул итегез, башыгызны юыгыз һәм киемегезне алыштырыгыз; авызны, күзләрне һәм борынны физиологик эремә белән чайкагыз.
Табибка вакытында мөрәҗәгать итү – уңышлы дәвалау нигезе
Аллергиянең авыр формалары үсешен кисәтү өчен, вакытында табибка күренү, иртә диагностика һәм дәвалау бик мөһим. Бу максатта халыкны даими диспансеризацияләү, профилактик тикшерүләр, шулай ук аллерголог-иммунолог һәм башка белгечләр катнашында аллергия авырулары ачыкланган пациентларга диспансер күзәтүе алып барыла.
Сәламәтлегегезгә сак булыгыз! Аллергияне җиңеләйтергә яки кисәтергә мөмкин, ә аның өчен бераз игътибар һәм тәртип кирәк.
Наталья Ермолаева,
Яшел Үзән медицина профилакикасы үзәге социологы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев