Бер имбирда - мең сихәт
Имбир баш даруын алыштыра. Шулай ук аны грипп, салкын тию, мускуллар авырту, тән сызлау вакытында да кулланалар.
Фото: ясалма интеллект
Имбирне даими куллану иммунитетны ныгыта. Аның составындагы актиоксидантлар вирус һәм инфекцияләргә каршы торырга сәләтле.
Көнгә бер тапкыр имбир белән чәй – инсульт булу ихтималын киметә. Имбир тамыры артерияләргә утыра торган май катламнарын яндыра.
Шулай ук кан әйләнешенә дә файдасы зур. Ул организмны файдалы матдәләргә баета, кислородны циркуляцияли.
Имбирле чәй вирусларны утереп, салкын тию, герпес, гриппны җиңәргә ярдәм итә.
Моннан тыш, түбәндәге рецепт белән чәй ясап эчсәгез, кичен ашыйсы килү теләгегез бетәр.
1 стакан суга 1/4 чәй кашыгы уылган имбир тамыры, шуның кадәр үк куркума, бал кирәк. Кайнаган суга имбир һәм куркума кушып болгатып, 10 минут төнәтегез. Бал кушып эчегез!
Сәламәт булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев