Базилик – файдалы үлән
Бакчасы булган кеше әлеге шәмәхә, үзенчәлекле исле һәм үзенә генә хас тәмле үләнне үстерми калмыйдыр. Әмма тиешенчә кулланамы икән? Икеле.
Фото: ясалма интеллект
Без күбрәк шул, үзебезнең гади укроп белән яшел суганга күнеккән, башка төрле үләннәрне бер-ике авыз итәбез дә, чәчәк атып, катып беткәч, йолкып кына атабыз. Базилик үстергәнсез икән, аңа күбрәк игътибар итегез әле, әрәм булмасын. Җитмәсә, бик файдалы сыйфатларга да ия бу үсемлек.
- Ашаказаны, эчәклек тракты эшчәнлеген тергезергә булыша.
- Тонусны күтәрә.
- Аңардагы эфир майлары тынычландыра.
- Баш авыртканда, йокысызлыктан интеккәндә ярдәм итә.
- Базиликлы чәй (1 а.к. үләнне 1 ст. кайнар суга салып, 5-10 минут утта тотарга һәм 30 минут төнәтергә) күңел болгануны, косасы килүне баса.
- Транспортта күңел болганучыларга базилик яфрагын чәйнәргә кирәк.
- Базилик төнәтмәсе йөткерүдән, сидек-җенес органнары ялкынсынуыннан ярдәм итә.
- Ризыклар әзерләгәндә базилик куллану онкология килеп чыгу мөмкинлеген киметә.
- Шкафыгызда кипкән базилик яфрагы әйберләрегезне көя күбәләгеннән саклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев