Башлы суганны «рассада» юлы белән үстерәбез
Безнең төбәктә башлы суганны «севок»тан үстерергә гадәтләнгәннәр. «Эксибишен» дигән сортны Яке якларында орлыктан чәчеп, беренче елда ук уңыш алырга остардылар, анысы. Әмма башка төрлеләрен дә шундый ысул белән үстереп була, җәмәгать. Помидор-борыч кебек үк, «рассада» юлы белән.
Бу мәшәкатьле, әлбәттә, әмма фәлән хәтле сумга «севок» сатып алмыйча, кара орлык чәчеп кенә башлы суган уңышы җыеп алу, шулай ук кызыктыргыч. Моннан тыш, бер еллык суган «ук» чыгармый, тулаем өлгереп җитә, үреми һәм саклаганда череми, дип яза үзләре мондый тәҗрибә ясап караучылар.
«Рассада» аша үстерү өчен татлы һәм ярымтатлы сортлар: Любчик, Мавка, Однолетний Сибирский, Восторг, Эксибишен, шулай ук, Кристалл F1, Кортленд F1, Альбион F1, Мустанг F1 гибридлары яраклы.
Орлыкны («чернушка» дибез халык телендә), апрель ахыры – май башында ачык туфракка, бакчага күчереп утыртырлык булсын өчен, февраль ахыры – март башында чәчәргә кирәк. Соңга калу – уңдырышлылыкка йогынты ясый.
Әз генә дымлы туфракка 1,5-2 см тирәнлектә, рәт аралары 5-7 см итеп буразналар сызыгыз һәм орлыкларны берне-берне чәчегез. Өстен өлгергән черемә, ком яки вермикулит белән күмегез. Пулевизатор ярдәмендә җылы су сибеп, пленка белән томалагыз.
Җилләндерү һәм тамчыларны булдырмас өчен, бераз вакытка пленканы көн саен ачып тотыгыз. Тишелгәнче, гадәттә, су сипмиләр. Әмма өсте бик корыса, сирәк иләк аша яки шул ук пулевизатор ярдәмендә бүлмә температурасындагы су сибәргә кирәк булыр.
Суган тишелеп чыккач, 4-6 көнгә суыграк урынга, мәсәлән, идәнгә алып куеп торыгыз. Бу алар артык сузылып китмәс өчен эшләнә.
40-45 көннән соң, үсентеләрне чыныктыру өчен, көндезләрен верандага яки ачык һавага чыгарып тотыгыз.
50-60 көнлек булгач, бакчага, түтәлләргә күчереп утыртырга вакыт. Моны иртәрәк яки соңрак эшләү – тамырланып китүдә тискәре роль уйный.
Күчереп утыртканда һәр суган кыягының 1/3 өлешен кисеп алалар һәм тамырын 2-2,5 см кыскарталар. Туфрак дымлы булса, суны 2-3 көннән, әгәр коры икән, утырткач та күп итеп сибәргә.
Әгәр дә кызыксынып, әлеге ысулны кулланып карарга булсагыз, уңыш алганнан соң, фотоларыгыз белән уртаклашырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев