Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Банкоматларда акча алуга чикләүләр кертелде

Россия Банкының 2025 елның 7 августындагы № ОД-1765нче әмере нигезендә, банкомат аша акча алганда клиентның ирекле ризалыгы булмавы мөмкин булган очраклар билгеләнгән. Әгәр операция шикле дип табылса, банк акча алуны вакытлыча чикләргә хокуклы.

Фото: ясалма интеллект

АКЧА АЛУ ЛИМИТЛАРЫ

  • Әгәр банк клиент мошенниклар йогынтысында акча ала дип шикләнсә, банкоматтан тәүлеккә 50 000 сумнан артык акча алырга ярамый.
  • Мондый очракта банк клиентка хәбәр итә һәм 48 сәгатькә чикләү кертә.
  • Россия Банкының мошенниклык очраклары базасына эләккән кешеләр өчен айга 100 000 сум лимит каралган.
  • Күбрәк сумманы бары тик банк бүлекчәсендә генә алып була.

ШИКЛЕ ОПЕРАЦИЯ БИЛГЕЛӘРЕ

  • кешегә хас булмаган тәртип: гадәттә алынмый торган сумма, сәер вакытта яки башка урында урнашкан банкомат, акчаны бик еш алу;
  • банкомат соравына җавап бирү вакытының нормадан артып китүе;
  • акча алу ысулы үзгәрү (элек карта белән, хәзер QR-код аша);

соңгы 24 сәгать эчендә:

  • кредит акчасы яки кредит картасы алынганнан соң;
  • акча алу лимиты арттырылганнан соң;
  • счетка СПБ аша 200 000 сумнан артык акча кергәннән соң;
  • 200 000 сумнан артык вклад вакытыннан алда ябылганнан соң акча алу;
  • банкта операциянең мошенниклык куркынычы югары дип теркәлүе;

элемтә операторларыннан һәм мессенджерлардан мәгълүмат:

  • гадәти булмаган озын яки еш телефон сөйләшүләре;
  • таныш булмаган кешеләрдән сәер хәбәрләр алу;
  • клиент җайланмасында вирус программалар булу;
  • интернет-провайдер, телефон номеры, җайланма яки кушымта алышыну;
  • бер көн эчендә 5 тапкыр һәм аннан күбрәк акча бирүдән баш тарту;
  • дәүләтнең хокук бозуларга каршы системасында клиент турында шикле мәгълүмат булу.

НӘРСӘ БУЛАЧАК?

Соңгы елларда мошенниклар бик хәйләкәрләнде: кешеләрне куркыта, алдый, акчаларын банкоматтан алдыра. Шуңа күрә дәүләт банкларга яңа кагыйдәләр кертә.

Әгәр син кинәт зур сумма акча ала башласаң, гадәти булмаган урында яки вакытта банкоматка барсаң, яисә шул мизгелдә кемдер сиңа шалтыратып торса – банк моны шикле дип санарга мөмкин.

КУРКЫРГА КИРӘКМИ

Бу чикләүләр сине яклау өчен кертелә. Банк, акчаңны югалтмасын өчен, вакытлыча туктатып тора ала.

ПРОБЛЕМАЛАРНЫ НИЧЕК ХӘЛ ИТӘРГӘ?

  • чит кешеләр кушканча акча алмаска;
  • телефон аша килгән «ашыгыч» таләпләргә ышанмаска;
  • шикле шалтыратулар вакытында банкоматка бармаска;
  • кирәк булса, банк бүлекчәсенә үзеңә барырга.

! Исеңдә тот: банк – синең дошманың түгел, ә акчаңны саклаучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев