Балык ризыгы балаларга да ярый
Роспотребнадзор балалар туклануында балык һәм диңгез ризыкларын кертү буенча методик тәкъдимнәрне раслады
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Яңа документ төрле яшьтәге балалар өчен менюны баету, шулай ук азык-төлек кыйммәтен арттыру максатыннан эшләнгән.
Роспотребнадзор тарафыннан МР 2.4.0425-26 «Балаларның һәм яшьләрнең оешкан туклануында балык һәм диңгез ризыкларын куллануга методик аңлатма» дигән методик тәкъдимнәр расланды. Бу тәкъдимнәр ассортиментны киңәйтү генә түгел, ә рационнарның яшь үзенчәлекләренә карап фәнни нигезләнгән азык-төлек кыйммәтен арттыруга юнәлдерелгән. Алар балык һәм диңгез ризыкларын менюга кертү юлы белән башкарыла.
Балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен
Иң кечкенә балалар – балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре – өчен рационны аз майлы һәм уртача майлы балык төрләре белән баету тәкъдим ителә. Аны әзерләүнеңтөрле ысуллары кулланылырга тиеш: пешереп, кайнатып һәм парда әзерләү. Балык ашларын атнага ким дигәндә 2 тапкыр менюга кертергә киңәш ителә.
Мәктәп укучылары һәм яшьләр өчен
Мәктәп укучылары һәм яшьләр өчен тәкъдим ителгән ризыклар исемлегенә диңгез ризыклары кертелгән. Алар бары тик беренче һәм икенче ашларда гына түгел, ә гарнирларда һәм салатларда да була ала.
Балалар менюсында нинди яңалыклар көтелә?
Балалар менюсында классик балык котлетлары һәм шулпалар гына түгел, ә салкын балык закускалары, үзенчәлекле беренче ашлар, яшелчәләр белән пешерелгән һәм тушенка ителгән ризыклар, диңгез ризыклары кушылган гарнирлар һәм запеканкалар да пәйда булачак.
Документ нәрсәгә нигезләнеп эшләнгән?
Документ туклану фәне өлкәсендәге соңгы казанышларны, шул исәптән Россия продуктларының химик составын, шулай ук Роспотребнадзорның «Демография» милли проекты кысаларында төбәкләрдә балаларның фактик туклануын күзәтү нәтиҗәләрен исәпкә алып эшләнгән.
Бу тәкъдимнәрне тормышка ашыру нәрсә бирә?
Тәкъдимнәрне гамәлгә кую балалар рационын мөһим азык-төлек компонентлары (эссенциаль нутриентлар) белән баерга, сәламәт туклануның тотрыклы гадәтләрен формалаштырырга һәм азык белән бәйле авырулар куркынычын киметергә ярдәм итә.
Яңа методик тәкъдимнәр 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев